2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Лондон Олимпиадасы чемпионнары 2013 елгы Универсиада илчеләре булды

«2013 командасы»на яңа фикердәшләр өстәлде. Үткән атнаның шимбәсендә узган FISU GALA рәсми тантанасы кысаларында спорт дөньясында иң дәрәҗәле бүләк ияләре – Олимпиада чемпионнары Универсиада илчеләре статусын алды.

Big_dsc_5544

Студентларның Бөтендөнья уеннарының яңа илчеләре арасында: волейбол буенча Россия җыелмасы вәкилләре, «Зенит» волейбол командасы уенчылары, Россиянең атказанган спорт мастерлары – үзәк блоклаучы Александр Волков, диагональче Максим Михайлов, либеро Алексей Обмочаев, блоклаучы Николай Апаликов һәм уйнап бетерүче Юрий Бережко.

Баһадир ир-атлар белән бергә киртәләр аша 3 мең метрга йөгерү буенча Олимпия чемпионы (2012), дөнья (2011), Европа (2010) һәм Россия (2009, 2011) чемпионы Юлия Зарипова да 2013 елгы Универсиада илчеләре командасына кушылды.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты