2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Универсиада уты Горн бугазын үтте

Универсиада уты «Седов» баркындагы сәяхәтен дәвам итә. Бүген барк Тын океан буенча Чилиның Вальпарисо портына юл тота. Ә 3 айдан соң Универсиада утын Владивостокта каршы алачаклар.

Big__mg_8415

Җир тирәли сәяхәтен Европаның Брест портында башлаган Универсиада уты Африка ярларыннан Латин Америкасына трансатлантика күчүе вакытында Мароккода булырга өлгерде инде. Шулай ук ут экваторны, Кысла һәм Кәҗәмөгез тропикларын үтте. Менә шушы көннәрдә Универсиада уты белән капсула урнаштырылган «Седов» баркы Горн бугазын да артта калдырды. Әлеге урын сәяхәтнең иң кыен урыны булгандыр, мөгаен. Чөнки биредә гел давыллы җилләр исә, температура 5 градустан да артмый.

Портларда тукталган вакытта «Седов» баркы бортында 2013 елда булачак Универсиадага багышланган экспозиция урнаштырыла. Капсулага урнаштырылган Универсиада утын «Седов» баркындагы дүрт курсант саклый. Универсиада утын барк катнашындагы барлык рәсми чараларда да катнаша.

Исегезгә төшерәбез, Универсиада уты эстафетасы студертлар спорты тарихында иң масштаблысы булачак. «Седов» баркы тукланган һәр яңа шәһәрдә, һәр яңа портта тамашачыларга Универсиада экспозициясе тәкьдим ителә. Бортка күтәрелүчеләр Уеннарга килү тәртибе, спорт ярышларына ничек билет алырга кирәк икәнлеге, волонтерлыкка язылуның үзенчәлекләре турында сорашалар. Универсиада уты сәяхәте вакытында Утны саклаучылар Студентвларның бөтендөнья уеннары идеяләрен җәелдерү белән шөгыльләнәләр.

Универсиада уты эстафетасы исә моннан да масштаблырак булачак. Эстафетаның маршруты 30 мең километрга сузылачак. Көнчыгыштан көнбатышкә хәрәкәт итүче факел йөртүчеләр Россиянең иң эре 27 шәһәрендә булачак. Универсиада утын Архангельск, Ростов-Дон, Пятигорск, Сочи, Владивосток, Хабаровск, Иркутск, Красноярск, Новосибирск, Төмән, Екатеринбург, Ижау, Пермь, Уфа, Оренбург, Самара, Ульян, Саратов, Пенза, Саранск, Түбән Новгород, Чабаксар, Йошкар-Ола, Киров, Санкт-Петербург, Мәскәү шәһәрләрендә күрәчәкләр.

Исегезгә төшерәбез, Универсиада утын кабызу тантанасы 12 июльдә Париждагы Сорбонна университетында узды. Әйтергә кирәк, Казан Универсиадасы утын кабызу урыны итеп Парижны сайлау очраклы гына түгел, чөнки нәкъ менә бу шәһәрдә 1923 елда беренче тапкыр студентларның Халыкара спорт уеннары үткәрелә. 15 июльдә Ут “Седов” баркының бортына урнаштырылды. “Седов” бортында Универсиада уты 45 мең миль ара үтәчәк һәм иң танылган диңгез сәяхәтчеләре узган юлларны кабатлаячак. Универсиада уты Владивосток шәһәренә 2013 елның 25 гыйнварында килеп җитәр дип көтелә. Аның Россиядәге сәяхәте Владивостоктан башланачак.

Универсиада уты булачак шәһәрләрдә спорт һәм мәдәни чаралар оештырылачак. Әлеге чаралар халыкка Универсиадага якынаерга ярдәм итәр, дип көтелә. Чараларны оештырган вакытта һәр шәһәрдә 600ләп волонтер катнашачак.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты