2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Татарстан музыкантлары 2013 елгы Универсиадага концертлар циклын багышлады

11 октябрьдә Мәдәни Универсиада кысаларында Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә ТР халык уен кораллары дәүләт оркестрының студентлар өчен «Пәнҗешәмбе очрашулары» абүнә концертлары сезонын ачу тантанасы узды. Оркестр Россинең халык артисты, профессор Анатолий Шутиков җитәкчелегендә чыгыш ясады.

Цикл кысаларында Г.Тукай исемендәге филармониядә 6 концерт үтәчәк. Тамашачылар музыкантлар башкаруында дөнья классикасын да, Татарстан композиторлары әсәрләрен дә ишетә алачак. Концертлар сериясе киләсе елның язында – 25 апрельдә тәмамланачак.

ТР халык уен кораллары дәүләт оркестры 1993 елда оештырыла. Әлеге коллектив белән Татарстанның атаклы башкаручылары – Илһам Шакиров, Зилә Сөнгатуллина, Венера Ганиева, Юрий Борисенко, Галина Ластовка, Георгий Ибушев, Рөстәм Маликов, Айдар Фәйзрахманов хезмәттәшлек итә. Күп еллар дәвамында солист сыйфатында халыкара конкурслар лауреаты, Татарстанның атказанган артисты Резеда Галимова чыгыш ясый.

Татарстанның халык уен кораллары оркестры башкара торган музыка спектры бик киң: бу рус чит ил классикасы да, XX гасыр композиторларының популяр әсәрләре дә, шул исәптән, Татарстан композиторлары иҗаты да. Әлбәттә, тамашачы төрле милләтләрнең халык көйләренең заманча эшкәртелештәге башкарылуын да бик яратып кабул итә.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты