2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Татарстан милли музее коллекциясенә Универсиада сувенирлары өстәлде

19 октябрьдә Татарстан Республикасы милли музеенда Казанның танылган фехтовкалаучысы Наилә Гыйләҗева белән очрашу узды. Әлеге чара «2013 елгы Универсиаданы каршылап» проекты кысаларында үтте.

Наилә Гыйләҗева – 12 тапкыр СССР чемпионы, күп тапкыр Европа кубогы иясе, 7 тапкыр дөнья чемпионы, ХХI җәйге Олимпия уеннары чемпионы (Монреаль, 1976) һәм 1980 елгы җәйге Олимпиаданың (Мәскәү) көмеш медале иясе. Бүген ул Казан фехтовкалау мәктәбендә тренер булып эшли, яшь рапирачы кызларны фехтовкалау нигезләренә өйрәтә.

Очрашуга музей экспонатларыннан – фотолардан, грамоталардан, сувенирлардан төзелгән күргәзмә әзерләнгән иде. Шулай ук Казан музей фондына шәһәренең фехтовкалау буенча балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбенең һәм Наилә Гыйләҗеваның шәхси архивыннан материаллар тапшырылды. «Мәдәни Универсиада» проекты кысаларында ТР милли музее коллекциясенә «Казан 2013» Башкарма дирекциясеннән ике экспонат – сувенир тәлинкә һәм махсус истәлекле билге өстәлде.

Исегезгә төшерәбез, 2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага багышланган экспозиция Татарстан милли музеенда Уеннар башланырга бер ел калуга багышланган чаралар кысаларында 2012 елның 6 июлендә ачылды.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты