2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

2013 елгы Универсиада уты Перуга килеп җитте

23 октябрьдә 2013 елгы җәйге Универсиада уты «Седов» баркында Перу ярларына барып җитте. Кальяо портына кадәр кораб 15 мең миль үтте. Бу планлаштырылган 45 мильлек юлның нәкъ өчтән бер өлеше, дигән сүз.

Җир тирәли маршрутның өчтән бер өлеше биш ай эчендә үтелде. Артта – Европа һәм Африка. Тагын берничә көннән «Седов» Көньяк Америка белән дә саубуллашачак. Тын океан буенча Чили ярларыннан Перуга кадәр юл 9 көнгә сузылды. Бу көннәр курсантлар өчен зур суда беренче җитди имтихан булды. Балык тоту буенча федераль агентлык җитәкчесе Андрей Крайний Перу халкын Кальяода туктаган җилкәнле корабка килергә чакырды. Бу хакта ул Россия белән Перуның Мәскәүдә үткән хөкүматара комиссиясе утырышында әйтте. «Россия белән Перу халкы бер-берсен никадәр күбрәк белә, хезмәттәшлегебезнең нигезе дә шулкадәр ныграк булачак», – дип ассызыклады Крайний. Ул шулай ук Вальпараисода баркка 4 меңләп Чили халкы килүен хәбәр итте һәм Перу тышкы эшләр министрлыгы, безнең илчелек һәм тиешле ведомстволар Перу халкы, «Седов»ка килеп, Россия турында күбрәк белү өчен тырышлык куячагына өметләнүен җиткерде. Әйтергә кирәк, корабка экскурсияләр вакытында дөнья буйлап меңләгән кеше XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада турында белә.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты