2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

2013 елгы Универсиаданың ачылу тантанасы катнашучысы бул!

10-11 ноябрьдә «Мирас» спорт комплексында (Җәүдәт Фәйзи урамы, 6 йорт) 2013 елда Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың ачылу һәм ябылу тантанасында катнашу өчен бию коллективлары һәм җырчылар арасында кастинг үтәчәк.

Кастингта теләгән һәрбер кеше катнаша алачак. Сайлап алуда катнашу өчен үзегез белән спорт формасы алып килергә кирәк. Биючеләрне  профессиональ хореографлар сайлап алачак. Кастинг 14.00 сәгатьтә башланыр дип көтелә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, шоуның барлык нечкәлекләре (ә тантана грандиоз булырга охшап тора) соңгы мизгелгә кадәр сер итеп сакланачак. Тантана грандиоз булуга да карамастан, әлеге чарада һәр артистның керткән өлеше сизеләчәк, ди оештыручылар.  Шоуны әзерләү белән хәзер профессионаллардан торган зур һәм оешкан команда шөгыльләнә. Әлеге команда белән тантаналарның баш продюсеры, танылган сәнгать һәм шоу бизнес вәкиле Игорь Крутой һәм 2013 елгы Универсиаданың ачылу һәм ябылу тантаналарының генераль режиссеры Алексей Сеченов җитәкчелек итә.

Исегезгә төшерәбез, Студентларның бөтендөнья уеннары тамашачысы булырга теләүчеләр инде хәзердән үк Уеннарның билет операторы булган «Кассир.ру» компаниясенең www.kassir-kazan2013.ru сайтыннан билетка заказ бирә ала.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты