kazan2013.ru порталы укучылары игътибарына Екатерина Селезнева белән әңгәмә тәкъдим итә. Ул – Мәскәү өлкәсе өчен чыгыш ясый торган спортчы, Россия Кубогы өчен көрәштә ул ярышларның беренче яртысында икенче урында барды һәм соңгы көнне генә Маргарита Мамунны алга чыгарып, өченче нәтиҗә күрсәтте.
- Екатерина, ярышларның беренче көненнән соң, лидерлар арасында булсагыз да, планнарыгыз һәм өметләрегез белән уртаклашмадыгыз. Бүген Россия Кубогының бронза медале иясе ниләр кичерә?
- Әлбәттә, мин канәгать. Бу минем беренче зур җиңүем. Ярышларның тәмамлануы һәм минем өчен уңышлы тәмамлануы өчен мин бик шатмын.
- Кичә Евгения Канаева белән әңгәмә вакытында, ул һәр спортчы үзенә үзе мотивация эзли диде: кем өчендер коры нәтиҗә мөһим, кемдер тамашычы күңеленә кереп калырга тырыша. Ә Сезнең максатыгыз нинди?
- Нәфис гимнастика белән мин үзем өчен шөгыльләнәм. Бу шөгыль миңа бик ошый. Әлбәттә, нәтиҗәләр, тамашачының реакциясе дә мөһим, әмма миңа калса, иң мөһиме – үз эшеңне яратып, аннан тәм табып башкару.
- Яңа сезонга планнарыгыз бармы?
- Ярышлардан кайту белән яңа программа төзергә һәм киләсе ел башыннан гамәлгә керәчәк яңа кагыйдәләр нигезендә аны өйрәнә башларга кирәк. Күп әйберләр үзгәрәчәк – башка элементлар кертелә, бонуслар булдырыла. Бер күнегү көй астында гына түгел, ә сүзле җыр астында башкарылачак. Сүзле җыр куллану элек бөтенләй тыела иде. Хәзер моны күз алдына китерү кыенрак. Әмма нәтиҗәдә нәфис гимнастика тагын да камилләшер генә дип уйлыйм.
- Сезне саклый, ярдәм итә торган талисманыгыз бармы?
- Нәфис гимнастика белән шөгыльләнүче һәр кызныкы кебек минем дә яраткан йомшак уенчыгым бар. Ул – аю. Әмма якын кешеләреңнең, туганнарыңның, тамашачының ярдәмен тою күпкә мөһимрәк.
- Конкуренция сизеләме? Нәфис гимнастикада көндәшлек ни дәрәҗәдә?
- Көндәшлек бар. Әмма мин аны сизелә дип әйтмәс идем. Әгәр дә без бер үк шәһәрдән, бер мәктәптән килгәнбез икән, бер-беребезгә ярдәм итеп кенә торачакбыз.
- Чемпионатның оештыру дәрәҗәсен ничек билгелисез?
- Миңа бик ошады. Оештыручылар бик тырышканнар. Гимнастика үзәгенә килгәндә, биредә тренировка заллары, чыгыш ясау мәданы бик зур. Ә иң рәхәте – биредә һәркем ярдәм итәргә әзер тора. Моның өчен волонтерларга аерым рәхмәт!
«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты