2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Нәфис гимнастика буенча Россия Кубогы һәм Чемпионаты тәмамланды

Казанда яңа ачылган Гимнастика үзәгендә Нәфис гимнастика буенча Россия кубогы һәм чемпионаты ярышлары тәмамланды.

Күмәк күнегүләрдә Мәскәү спортчылары беренчелеккә иреште. Ике чыгыш нәтиҗәсендә аларның исәбендә – 56,250 балл. Икенче урында – 55,625 балл туплый алган Татарстан вәкилләре. Өченчедә – Санкт-Петербург командасы (55,150 балл).

Үз чиратында, Татарстан кызлары ике кыршау һәм өч тасма белән күнегүләрдә җиңү яулады. Мәйдан хуҗаларының нәтиҗәсе – 28,250 балл. Икенче урында – Мәскәү җыелмасы (27,800 балл). Санкт-Петербург вәкилләре янәдән өченче (27,525 балл).

Шулай ук биш туп белән күнегүләрдә җиңүчеләр билгеләнде. Ярышларның бу төрендә Санкт-Петербург командасына тиңнәр булмады (28,675 балл). Икенчедә – Түбән Новгород өлкәсе (27,800 балл), өченчедә – Мәскәү (27,725). Татарстан спортчылары исәбендә 26,200 балл һәм бишенче урын.

Россия кубогына Мәскәүдән Маргарита Мамун лаек булды (110,800 балл). Икенче урынна шулай ук Мәскәү вәкиле Елизавета Назаренкова (108,900 балл). Беренче өчлекне Мәскәү өлкәсе өчен чыгыш ясаучы Екатерина Селезнева йомгаклады (107,900).

Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Бөтенроссия нәфис гимнастика федерациясе президенты Ирина Винер-Усманова, Татарстан нәфис гимнастика федерациясе президенты Гульнара Сергеева һәм Гимнастика үзәге директоры Лилия Шәфиева катнашты. Җиңүчеләргә Кубок, медаль һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Ярышларны ябу тантанасы тамашачылары өчен бүләк тә әзерләнгән иде. Алар каршында Россиянең нәфис гимнастика буенча төп җыелмасы чыгыш ясады. Команданың тренеры – Ирина Винер-Усманова.

Исегезгә төшерәбез, Нәфис гимнастика буенча Россия кубогы һәм чемпионаты 2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың чираттагы беренчел чарасы булды. Аның кысаларында «Казан 2013» Башкарма дирекциясе спорт корылмасын (Гимнастика үзәге) нәфис гимнастика буенча ярышлар үткәрү ягыннан тулысынча сынап карый алды. Моннан тыш, чираттагы тапкыр билет программасы, волонтерлар эшчәнлеге, ММЧ белән элемтәләр һәм башка функциональ юнәлешләр сыналды.

Универсиадага кадәр Гимнастика үзәгендә тагын спорт гимнастикасы буенча да беренчел ярышлар үткәрү планлаштырыла.

Видеосюжетны карарга

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты