2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Михаил Степанов: «Универсиада - Россия телевидениесе өчен искиткеч тәҗрибә»

30 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр Казанда 2013 елда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың беренчел чарасы – студентлар арасында самбо буенча Дөнья кубогы яоышлар үтте. Чара Бөтендөнья студентлар уеннары вакытында кулланылачак күп кенә функцияләрне сынап карарга, «Казан 2013» Башкарма дирекциясенең структур бүлекчәләре һәм хезмәттәш оешмалар арасында элемтә булдырырга ярдәм итте. Хезмәттәшләрнең берсе - «Спорт трансляцияләре» коммерцияле булмаган автоном оешмасы. Аның бурычы – 2013 елда Универсиада вакыйгаларын бөтен дөньяга яктырту. Тезник паркның хәле, Уеннарның перспективалары һәм студентлар арасында самбо буенча Дөнья кубогы вакытында эшләү турында оешманың җирле бүлекчәсе башлыгы Михаил Степанов kazan2013.ru порталына әңгәмә вакытында сөйләде.

- Студентлар арасында самбо буенча Дөнья кубогы ярышларын яктырту өчен нинди техник мөмкинлекләр кирәк булды?
- Дөресен генә әйткәндә, бу –  «Спорт трансляцияләре»нең Универсиада дирекциясе белән иң беренче уртак проектларының берсе иде. Моңа кадәр безнең бергә эшләгән бар иде. Әмма Сочидагы Олимпия уеннары өчен махсус сатып алынган һәм Универсиада вакытында да кулланылачак 16 камералы күчмә техник станция ярдәмендә без беренче тапкыр эшлибез.

Мондый техника әлегә бөтен дөньяда юк. Россия гадәттә техника белән тәэмин итү буенча артта санала. Әмма хәзер без башка илләрне бер-ике елга узып киттек. Бу бик шатлыклы вакыйга. Чөнки җанатарлар һәм телевизор караучылар чыннан да бик яхшы сыйфатлы картина күрә алачаклар. Әгәр дә се трансляцияләрне караган булсагыз, HD форматындагы картинаның гадәти картинадан ничек аерылуын күргәнсездер. Ул бәһрәм рухын тулысынча тапшырырга мөмкинлек бирә. Өстәвенә, безнең штат бик зур. Квалификацияле техник персоналлар, иҗат вәкилләре тырышлыгы белән трансляция вакытында һәр ваклыкка игътибар ителә. Нәтиҗәдә, тамашачы бик сыйфатлы картина карый ала. Бу уңайдан мин студентлар арасында самбо буенча Дөнья кубогын оештыручыларга зур рәхмәт әйтәм. Без килеп туган мәсьәләләрне оператив рәвештә хәл итеп бардык. Бөтен кеше дә ярдәм итте. Һәр хезмәткәр утак бурыч үтәвебезне яхшы аңлый. Бөтен дөнья тамашачылары Казанны яхшы, матур яктан күрергә тиеш. Әлеге кабталанмас атмосфераны без тамашачыларга да җиткерергә тырыштык.

- Универсиада, дигәннән, бу уникаль мультиспорт чарасы барышында нинди техник чаралар файдаланылачак?

- Безнең автопаркта 10нан 24кә кадәр камералы унике заманча хәрәкәтчән телевизион станция, бар. Универсиада вакытында Казан филиалында 24 камералы машинадан файдаланачакбыз. Бүген без аны Сочида беренчел чараларда сыныйбыз, тиздән аны монда китерәчәкләр. Аннары биредә эшләтеп караячакбыз. Универсиадага кадәр үтәчәк кайбер ярышларны күрсәтергә дә өлгерәчәкбез әле.

Универсиада көннәрендә барлык машиналар да Казанга китереләчәк (алар спорт корылмалары территориясендә урнаштырылачак). Иҗади һәм техник персонал якынча 1400ләп кешедән торыр, дип исәплибез. Бу Россия телевидениесе өчен бик җитди, искиткеч тәҗрибә булачак.

- Самбо буенча Дөнья кубогына әйләнеп кайтыйк. Универсиадага кадәр хәл итәсе техник яисә оештыру мәсьәләләре бармы?

- Эш барышында туган авырлыклар теләсә кайсы чараларга хас. Универсиаданың беренчел ярышларына да, хоккей йә футбол уенына да. Белгечләребезнең тәҗрибәсе зур. Аны тагын да арттыру мөмкинлеге дә булачак: Студентлар арасында самбо буенча Дөнья кубогыннан соң машинабыз яшьләр командалары арасында хоккей буенча Дөнья чемпионатын трансляцияләү өчен Уфага китәчәк. Шуңа барлык мәсьәләләр дә эш барышында хәл ителә, шуңа беренчел ярышлар бит бу.

Тагын бер кабатлыйм: оештыручылар безгә һәрвакыт ярдәм итте. Без регламентны үзгәртү һ.б. нюансларны тиз арада бергә хәл итеп килдек. Әйтик, бүген ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында финаллар арасында 1,5 минут калдырырга сорадык. Шул арада без алдагы көрәшнең иң кызык мизгелләрен кабатлап күрсәтә алдык.
Мин «2013 командасы»ның нинди энтузиазм белән эшләвен күрәм. Хәтта проблема дип атарлык да булмаган мәсьәләләрне, эш моментларын тикшерү өчен сынаулар үткәрүләре сөендерә.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты

Tag8iviidl
Универсиада - Россия телевидениесе өчен искиткеч тәҗрибә

30 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр Казанда 2013 елда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың беренчел чарасы – студентлар арасында самбо буенча Дөнья кубогы яоышлар үтте.