2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Самбо буенча Дөнья кубогы: хисләр һәм тэсирләр

Казанда 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың чираттагы беренчел чарасы – Студентлар арасында самбо буенча Дөнья кубогы тәмамланды. Ярышларда 40 илдән самбочылар көч сынашты.

Уйнатылган 18 комплект медальнең күбесе хуҗаларда калды. Россия спортчылары гомумән 11 медаль, шул исәптән, өч «алтын» яулады.

Ир-атлар арасында 68 килограммга кадәр авырлыкта беренче урын яулаган Владимир Балыков шатлыгын яшереп тормады. Владимир – көрәшчеләр династиясеннән, аның әтисе – самбо буенча Россиянең атказанган тренеры. Спортчы 2013 елгы Уеннарда да җиңүгә өметләнә. «Универсиадада Россия данын якларга теләгем зур, – ди чемпион. – Бу бит дөньяда дәрәҗәсе буенча Олимпиададан соң икенче ярышлар. Россия өчен чыгыш ясау бик дәрәҗәле. Россия җыелмасы җиңүеннән һәрвакыт рәхәт була».

Ир-атлар арасында 57 килограммга кадәр авырлыкта алтын медальгә лаек булган Николай Лапшин да Универсиадада катнашырга хыяллана. Николай – Татарстан вәкиле, самбо белән балачагыннан ук шөгыльләнә. Уңыш сере турында сорауга «уңай хисләр, җиңәргә омтылу һәм җиңелү турында бөтенләй оныту», дип җавап бирә ул. «Җиңгән чакта башта хисләр бер-ике сәгатькә каплап китә, – ди спортчы. – Аннары моның шушы көнне яуланган җиңү генә икәнен аңлыйсың, тагын шөгыльләнергә кирәклегенә төшенәсең. Тиздән үтәчәк ярышларда уңышлы чыгыш ясарга кирәк. Бары тик беренче урын яуларга кирәк. Аннары Универсиадага юллама синеке булачак».

Белоруссия вәкиле, хатын-кызлар арасында 68 килограммга кадәр авырлык категориясендә җиңгән Кристина Жукавец – үз иле исәбенә Студентлар арасында самбо буенча Дөнья кубогы медален китерә алган бердәнбер спортчы. Аның фикеренчә, уңыш нигезе – җиңәргә омтылу. «Барлык көндәшләр дә яхшы әзерләнгән, – ди Кристина. – Һәммәсе дә җиңәргә тели, әмма рухи һәм физик яктан иң көчле спортчы җиңә. Миңа әниемнең, дусларымның көч биреп торуы, җиңәргә теләвем ярдәм итте».

Турнирны күпсанлы кунаклар да тамаша кылды. Аларның берсе – Халыкара студентлар спорты федерациясенең (FISU) беренче вице-президенты, Россия студентлар спорты союзы президенты Олег Матыцин. Ярышлар тәмамланганнан соң ул самбоның 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада программасына лаеклы рәвештә кертелүен әйтте. Студентлар арасында самбо буенча Дөнья кубогын уйнатуда 40 илдән 200ләп срортчы катнашу - әлеге спорт төренең бик популяр булуын күрсәтә. Олег Матыцин шулай ук мондый төр ярышларның спортчылар өчен бик файдалы булуын искәртеп үтте. «Халыкара Федерация белән берлектә үткәрелгән мондый спорт чаралары спортчыларга үсү мөмкинлеге бирә, - диде ул. - Бу студентлар өчен бик яхшы статуслы турнир. Ярышларда катнашкан күп кенә яшь спортчылар җыелма команда әгъзаләре булып тора. Ярышларда җиңгәннән соң алар Универсиада вакытында үз илләренең данын яклау өчен көрәшә алачаклар». Олег Матыцин сүзләренчә, Дөнья кубогын уңышлы үткәреп җибәргәннән соң, 2013 елгы Уеннарның да уңышлы үтәчәгенә өмет зур.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты

Jbxoi7ljan
Самбо буенча Дөнья кубогы: хисләр һәм тэсирләр

Казанда 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың чираттагы беренчел чарасы – Студентлар арасында самбо буенча Дөнья кубогы тәмамланды. Ярышларда 40 илдән самбочылар көч сынашты.