2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

The Times вәкилләре иң беренчеләрдән булып аккредитациягә заявка бирде

Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе Уеннар барышын яктыртырга теләк белдергән журналистларны аккредитацияләүнең рәсми рәвештә старт алуын хәбәр итте. Казанга танышу визиты белән килгән The Times вәкилләре массакүләм матбугат чаралары арасында иң беренчеләрдән булып мәҗбүри теркәлү алды процессын уздылар.

2013 елның 18 январында узган матбугат конференциясендә "Казан 2013" Башкарма дирекциясе генераль директоры урынбасары Азат Кадыров аккредитация процедурасы башлану турында хәбәр итте. Аның әйтүенчә, журналистларны аккредитацияләү 2013 елның 18 апреленә кадәр дәвам итәчәк, аннан соң заявкалар кабул ителмәячәк. Универсиадага рәсми массакүләм мәгълүмат чаралары гына түгел, блоггерлар да аккредитация үтә ала. Бөтендөнья студентлар спорт уеннарын оештыручылар төрле илләрдән һәм төбәкләрдән 1500 тирәсе журналист килүен көтә. Хәзер Казанда журналистларга Универсиада вакытында эшләр өчен уңайлы шартлар булдыру өстендә эш алып барыла. Универсиадага аккредитация узу журналистларга Россия тарихындагы беренче халыкара мультиспорт вакыйгалары турында киң җәмәгатьчелеккә тарату, Уеннар ачылу һәм ябылу тантанасын үз күзләре белән күрү, ярышларда катнашучылар белән якыннан аралашу мөмкинлеге бирә. Азат Кадыров Универсиаданың Баш матбугат үзәгенең "Рубин-Арена" стадионы базасында урнашуын, Халыкара хәбәрләр тапшыру үзәгенең дә шунда ук булуын әйтеп үтте. "Без Уеннар барышын 1500 журналист яктыртыр дип уйлыйбыз, аларның 200-300е чит илләрнең массакүләм матбугат чаралары вәкилләре", - дип хәбәр итте Азат Кадыров.

Федераль, халыкара массакүләм матбугат чаралары вәкилләре һәм блоггерлар kazan2013.ru порталында, "Кушылыгыз" бүлегендәге "Медиа" кушымтасында беренчел теркәлү системасы аша аккредитация уза ала. Беренчел запрос хупланган очракта, заявка бирүчеләр адресына системада эшләр өчен логин һәм парольләр җибәреләчәк, аннан соң аларга анкета тутырырга кирәк булачак. Татарстан массакүләм матбугат чараларын теркәү буенча вәкаләтле орган - "Татмедиа" агентлыгы.

журналистлар белән очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борханов, FISU Халыкара студентлар спорты федерациясе беренче вице-президенты, Россия студентлар спорты союзы президенты Олег Матыцин, FISU генераль секретаре Эрик Сайнтронд һәм Халыкара Олимпиада комитеты Башкарма комитеты әгъзасе Шамил Тарпищев катнашты.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты