2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Дөнья тирәли сәяхәт итүчеләр Алабамада булды

2013 елгы Бөтендөнья студентлар Уеннарын дөньяга таныту максатында һәм Онисим Панкратовның дөнья тирәли сәяхәтенә йөз ел тулу уңаеннан җир тирәли сәяхәт кылучы Казан егетләре Ален Хәйруллин белән Павел Грачев Атлантадан Алабама штатына килеп җиттеләр.

Джорджия штаты шәһәреннән чыгып велосипедчылар Алабама штаты территориясенә керделәр. Алар Атлантадан соң 300 чакрымнан артык юл үтеп, Хефлин һәм Таскалуса кебек зур булмаган шәһәрләргә тукталдылар. Велосипедчылар әйтүенчә, Алабамадан башлап, Мәскәү белән ике арадагы вакыт аермасы 10 сәгатьтән гыйбарәт. Хәзер велосипедчылар тукталып ял итә, берничә көннән соң АКШның көнбатыш ярларына таба сәяхәтләрен дәвам итәчәкләр.Исегезгә төшереп үтәбез, велосипедчыларның америка өлешендәге сәяхәте Нью-Йорктан башланды. Аннан Ален белән Павел Вашингтонда булдылар, соңрак Атлантага керделәр. Казаннан Атлантага кадәр сәяхәтчеләр велосипедта 9 мең чакрымнан артык юл үттеләр.

2013 елгы Бөтендөнья студентлар Уеннарын дөньяга таныту максатында һәм Онисим Панкратовның дөнья тирәли сәяхәтенә йөз ел тулу уңаеннан оештырылган җир тирәли сәяхәт узган елның 3 ноябрендә Татарстан башкаласында старт алды.Велосипедчылар Казанга 6 июльгә - Бөтендөнья студентлар Уеннары ачылышына кайтып җитәргә тиеш.

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты