2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Дөнья тирәли сәяхәт итүчеләр - Далласта

XXXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы дөньяга таныту һәм Онисим Панкратовның җир тирәли сәяхәтенә 100 ел тулу уңаеннан велосипедта сәяхәткә чыгып киткән Казан егетләре Ален Хәйруллин белән Павел Грачев Техассның эре шәһәрләренең берсе - Далласка килеп җиттеләр. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казан велотуристлары Луизиана ягыннан Техас территориясенә килеп керделәр. Сәяхәтчеләр Дели, Аркадия, Маршалл, Гранд Сейлайн кебек Техас шәһәрләрендә тукталдылар һәм ниһаять Далласка кадәр килеп җиттеләр. "Без Далласта! Бу Американың  гына түгел, сәяхәтебезнең дә уртасы. Экватор белән безне!" - дип яздылар сәяхәтчеләр социаль челтәрдәге битләрендә. Ален белән Павел Далласта шимбәгә кадәр булырга планлаштыра. Казанлылар велосипедта 10 меңнән артык чакрым юл уздылар. Алар АКШның көнбатыш ярларына таба хәрәкәт итүләрен дәвам итәләр. 

Онисим Панкратовның җир тирәли сәяхәтенә 100 ел тулу уңаеннан һәм XXXVII  Бөтендөнья җәйге Универсиаданы дөньяга таныту йөзеннән оештырылган дөнья тирәли сәяхәт узган елның 3 ноябрендә Татарстан башкаласы Казанда старт алды. Павел Грачев белән Ален Хәйруллин 6 июльдә - Бөтендөнья студентлар Уеннары ачылу көненә кайтып җитәргә тиеш. 

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты