2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Казан велосипедчылары Лос-Анджелеста

Казан велосипедчылары Ален Хәйруллин белән Павел Грачев Онисим Панкратовның дөнья тирәли сәяхәтенә 100 ел тулу уңаеннан һәм Казандагы 2013 елгы Универсиаданы дөньяга таныту йөзеннән оештырылган җир тирәли сәяхәтен дәвам итә. Хәзер алар АКШ һәм Мексика арасындагы чик буйлап Лос-Анджелеска юл тотты.

Берничә көн элек казанлылар Нью-Мексико штатына керделәр һәм Карлсбад, Эль-Пасо шәһәрләрендә булырга өлгерделәр, аннан соң Коламбуста тукталдылар. Биредә сәяхәтчеләр ачык һавада төн кунарга уйлыйлар. "Палатка куярга урын эзләп йөри идек, безне 70 яшьләрдәге бер карт чакырып алды. Ул да велосәяхәтче булып чыкты, 4000 мильдән артыграк юл үтеп, Американы кисеп чыккан. Ул безгә кунар өчен яхшы урын күрсәтте", - дип яза сәяхәтчеләр социаль челтәрдә. Казан сәяхәтчеләренең маршруты Мексика чиге буйлап үтә. "Бу вакытта монда гел көнбатыш җилләре исеп тора, шуңа күрә, Лос-Анджелеска кадәр юл бик үк җиңел булырга охшамаган, без барасы юллар да таулар арасыннан уза", - дип хәбәр итә казанлылар. Нью-Мексико штатыннан соң сәяхәтчеләргә Аризонаны кисеп чыгарга кирәк, аннан соң - Калифорния башлана. 

Онисим Панкратовның дөнья тирәли сәяхәтенә 100 ел тулу уңаеннан һәм Казандагы 2013 елгы Универсиаданы дөньяга таныту йөзеннән оештырылган җир тирәли сәяхәт Татарстан башкаласында узган елның 3 ноябрендә старт алды, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы матбугат хезмәте. Велосипедчылар Ален Хәйруллин белән Павел Грачев сәяхәттән 6 июльдә - Бөтендөнья студентлар Уеннары башланган көнгә кайтып җитәргә тиешләр. 

 
 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты