2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Гимнастлар квалификация раслады

Казанда спорт гимнастикасы буенча Татарстан Республикасы Ачык шәхси кубогы үткәрелә, анда Россиянең 15 шәһәреннән иң яхшы гимнастлар катнаша. Ярыш 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада үткәрүгә әзерлек кысаларында тест сыйфатында уздырыла.

29 мартта Гимнастика үзәгендә - Универсиада 2013 алдыннан төзелгән уникаль спорт объектында – гимнастларның беренче чыгышы булды. Җомга көнне хатын-кызлар арасында ярышлар үтте. 1 разряд программасында катнашучылар арасында Казан спортчысы Полина Губенкова (34,875 балл) әйдәп бара, аннан соң квалификациядә Уфадан Алсу Берестинова (34,300 балл) килә, өченче урында Казаннан тагын бер гимнаст  - Алия Заһидуллина (31,390) тора.

Бүген  многоборьеның аерым төрләрендә спорт мастерлыгына кандидатлар программасында да Кубок финалчылары исемнәре мәгълүм булды. Берничә төрле дисциплина буенча үткәрелә торган ярышларның дүрт төреннән өчесендә  - брусьяда, бүрәнәдә һәм ирекле күнегүләрдә - Уфадан Светлана Мазунинага тиңнәр табылмады. Ул таянып сикерүдә дә өченче булды, Казаннан гимнаст Ильмира Янгузарова һәм Тольятти спортчысы Лина Думчевадан гына калышты.

Спорт мастерлары арасында берничә төрле дисциплина буенча үткәрелә торган ярышларның аерым төрләреннән квалификация ярышларында Тольяттидан Надежда Соломатинага тиңнәр булмады – ул таянып сикерүдә дә, брусьяда да, бүрәнәдә дә, ирекле күнегүләрдә дә иң көчле иде. Түбән Камадан Дарья Лопатина – аңа лаеклы көндәш.

Многоборьеда 1 разряд программасында ир-атлар квалификациясе нәтиҗәләре буенча 2012 елда Россия спорт мәктәпләре Бөтенроссия җәйге Спартакиадасында җиңгән Инсаф Идиятуллин (54,100 балл) әйдәп бара. Арадагы икенче урында Барнаул вәкиле Сергей
Найдин тукталды, ул 53,950 балл җыйды. Казаннан Александр Чичеров - өченче (52,800 балл). 2 разряд программасында булачак Универсиада башкаласыннан берьюлы өч спортчы алда бара – Радель Әхмиев, Илназ Галимов һәм Илья Любимов.

Берничә төрле дисциплина буенча үткәрелә торган ярышлар квалификациясе спорт мастерлары программасында спорт гимнастикасының Татарстан мәктәбендә тәрбияләнүче, Россия җыелма командасы әгъзасы Шамил Гатиятовка тиңнәр юк. Аның белән бергә финалга Сергей Степанов (Чебоксар) һәм Вильям Катынь (Саранск) квалификацияләнде. Спорт мастерлыгына кандидатлар программасында Тольяттидан Андрей Маколов беренче. Аннан соң мактау пьедесталына казанлы Мансур Зарипов һәм Пензадан Алексей Канесев күтәрелде.

Исегезгә төшерәбез: Казан, Сыртланова ур., 6нчы йорттагы Гимнастика үзәгендә үтә торган ярышларга теләгән һәркем бушлай керә ала.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты