2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Гимнастлар беренче медальләрен отты

30 мартта Казанда спорт гимнастикасы буенча Татарстан Республикасы Ачык шәхси кубогының икенче көне төгәлләнде. Россиянең 15 шәһәреннән җыелган иң яхшы 100 гимнаст катнашындагы турнир 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерлек кысаларындагы сынау ярышларын башлап җибәрде.

Big_dsc_9594

Булачак Бөтендөнья студентлар уеннарынның уникаль спорткорылмаларының берсе булган Гимнастика үзәгендә ир-атлар арасында берничә төрле дисциплина буенча үткәрелә торган ярышлар узды. спорт мастерлары арасында иң яхшысы дип чебоксарлы Сергей Степанов танылды, ул 82.400 балл җыйды. Турнирда икенче һәм өченче урыннарны Казаннан Шамил Гатиятов һәм Сарансктан Вильям Катынь алды.

Спорт мастерлары кандидатлары түбәндәгечә билгеләнде: Тольяттидан 83.800 балл җыйган Андрей Маколов беренчеләр рәтендә булды. Икенче урында казанлы Мансур Зарипов (79.500). 79.300 балл җыйган Пензадан Алексей Канесев өченче урында.

Big_dsc_9825

Беренче разрядлылыр арасында берничә төрле дисциплина буенча үткәрелә торган ярышлар Александр чичеров өчен бигрәк тә уңышлы булды. Казанлы 130.100 балл җыйды һәм җиңүгә иреште. Аннан Барнаул егете Сергей Найдин(128.550) аз гына калыша. 2012 елдагы Бөтенроссия җәйге Россия спорт мәктәпләре Спартакиадасы җиңүчесе Түбән Камадан Инсаф Идиятуллин (127.800) бу юлы өченче урынны яулады.

Иртәгә, 31 мартта, беренче разрядлы ир-атлар арасында берничә төрле дисциплина буенча үткәрелә торган ярышлырның аерым төрләре буенча ярышларга нәтиҗәләр ясала. Спортчылар брусьяда, бүрәнәдә, таянып сикерү һәм ирекле күнегүләрдә үзара сынашачак.

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты