2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Сәяхәтчеләр Лос-Анджелеска якынлашты

Казан сәяхәтчеләре Ален Хәйруллин һәм Павел Грачев АКШның көнбатыш яр буена якынлашып килә. XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага һәм Онисим Панкратовның дөнья буйлап велосәяхәтенә 100 ел тулу уңаеннан сәяхәткә чыгып киткән татарстанлылар Калифорния штатындагы Броли шәһәренә килеп җиттеләр.

"Кичә палаткаларның машина йөртүчеләр өчен ял итү урынына куйдык. Яхшы йокладык, иртүк торып тиз генә тагын юлга җыендык. 167 км юл узып, Броли шәһәренә барып җиттек, аның 10 километры - барханнар һәм дюналар! 40 километры - чүл!" - дип хәбәр итте социаль челтәдәге битләрендә сәяхәтччеләр. 30 мартка кадәр егетләр Лос-Анджелес шәһәренә барып җитәргә ниятли, аннан самолетта Кытайга очачаклар, Кытайдан Маньчжурия аркылы Байкал артына, Себергә, Уралга барачаклар, аннан Казанга әйләнеп кайтачаклар.

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты