2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Спорт гимнастикасы буенча Татарстан Кубогы төгәлләнде

Казанда Спорт гимнастикасы буенча Татарстан Республикасы Ачык шәхси кубогы төгәлләнде. 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада өчен махсус төзелгән 29 спорт объектының берсендә - Гимнастика үзәгендә сынау ярышлары узды. Турнирның соңгы өч көнендә ир-атлар һәм хатын-кызлар программаларында берничә ярышны берләштергән дисциплинаның аерым төрләрендә иң көчле гимнастларны сайладылар.

Big_dsc_9948

Таянып сикерүче хатын-кыз спорт мастерлары арасында Казаннан Валерия Горюневага тиңнәр табылмады. 13,450 балл җыеп, ул икенче урынны яулаучы Түбән Камадан Ангелина Свистунованы  (12,850) һәм өченче урынны яулаучы  Владимирдан Яна Саханы (12,750) узып китте.

Брусьяда узган ярышларда Тольяттидан Надежда Соломатина (13,000) беренчелекне бирмәде. Түбән Камадан  Дарья Лопатина (12,300) һәм Казаннан Валерия Горюнова (11,150) икенче һәм өченче урыннарны яуладылар. Бүрәнәдә Тольяттидан Надежда Соломатина иң яхшысы иде.  13,550 балл җыеп, ул  Дзержинсктан Таисия  Гурьяшованы (12,000) һәм Казаннан Рушания Габитованы (11,850) узып китте. Тольяттидан Надежда Соломатина ирекле сикерүдә (13,100) иң яхшы бәягә лаек булды.  Пьедесталның калган баскычларын Түбән Камадан Дарья Лопатина (12,800) һәм Дзержинсктан Таисия Гурьяшова (12,500) яулады.

Берничә ярышны берләштергән дисциплинаның аерым төрләрендә хатын-кыз спорт мастерлары арасында иң яхшылар дип түбәндәге гимнастлар табылды: Ирекле сикерүдә пьедесталны Казаннан Ильмира Янгуразова (13,450), Уфадан  Светлана Мазунина  (12,975), Тольяттидан Дарья Резник (12,000) бүлеште, брусьяда исә - Ижевсктан Екатерина Зеленова (12,700), Уфадан Светлана Мазунина (12,650), Тольяттидан Лина Думчева (11,050).

Big_dsc_0048

Ир-ат спорт мастерлары арасында ирекле күнегүләр буенча Чебоксардан Сергей Степанов (13,500),  Сарансктан Вильям Катынь (13,500) һәм Казаннан Шамил Гатиятов (13,200) барысын да уздырды. Сарансктан Вильям Катынь (13,800), Чебоксардан Евгений Васильев (12,800), Пензадан Виталий Ванифатов (12,600) атта күнегүләрне иң яхшы башкаручылар исәбендә.

Чебоксардан Сергей Степанов боҗрада 14,250 балл җыеп, Казаннан Шамил Гатиятовны   (13,900) һәм Сарансктан Вильям Катыньны (13,500) уздырды. Ул таянып сикерүдә дә башкаларны уздырды (13,800).  Казаннан Шамил Гатиятов берничә ярышны берләштергән дисциплинаның әлеге төрендә икенче урынны яулады (13,150), өченче урынны Чебоксардан Евгений Васильев алды (12,550). Брусьядагы күнегүләрдә урыннарны Сарансктан Вильям Катынь (14.500), Чебоксардан Сергей Степанов (14,200), Казаннан Шамил Гатиятов (14,00) бүлеште. Аркылы снарядларда үзләрен сарансктан Вильям Катынь (13,800), Чебоксардан Сергей Степанов (13,700) һәм Чебоксардан Евгений Васильев (12,950) яхшы яктан күрсәтте.

Медаль өчен спорт мастерына кандидатлар арасында көчле көрәш барды. Пензадан Алексей Канесев (13,500), Тольяттидан Артем Ермиличев (13,00), тольятидан Андрей Маколов (12,800) ирекле күнегүләрдә призер булдылар. Атта узган күнегүләрдә Тольяттидан Андрей Маколов (13,00), Казаннан Мансур Зарипов (13,300), Казаннан Максим Синичкин (12,900) җиңү яулады. Боҗрада беренче өч урынны Казаннан Максим Синичкин (14,250), Тольяттидан Андрей Маколв (14,050), Казаннан Мансур Зарипов (12,350) яулады. Таянып сикерү буенча Тольяттидан Андрей Маколов (13,200), Пензадан Алексей Канесев (13,050), Казаннан Артур Җаббаров (11,600) иң көчлеләр рәтендә. Брусьяда күнегүләр буенча югары бәягә Казаннан Мансур Зарипов (13,700) ия булды. Ул Пензадан Алексей Канесевны (13,600), Тольяттидан Андрей Маколовны (13,300) уздырды. Аркылы снарядларда казанлылар Мансур Зарипов (13,050) белән Максим Синичкин (12,950) һәм Пензадан Алексей Канесев (12,850) яхшы техника буенча аерылып торды.  

Big_dsc_0235

Беренче разряды ир-ат спортчылар да яхшы күрсәткечләргә ия булды. Ирекле күнегүләрдә Барнаулдан Сергей Найдин (13,200), казанлылыр Александр Чичеров (12,700), Ринат Станкевич (12,200) иң көчлеләр. Аттагы күнегүләр буенча өчлеккә Пензадан Илдар Юскаев (12,600), Казаннан Александр Чичеров (12,300) һәм Барнаулдан Сергей Найдин (12,100) керде. Боҗрада техника буенча Түбән Камадан Инсаф Идиятуллин (13,800), Казаннан Ринат Станкевич (12,750), Барнаулдан Сергей Найдин (12,500) аерылды. Таянып сикерү буенча Пензадан Илдар Юскаев (13,300), Барнаулдан Сергей Найдин (11,400), Түбән Камадан Марат Хәбибуллин (11,350) призга ия булды. Брусьяда Барнаулдан Сергей Найдин (13,500), Казаннан Александр Чичеров (12,800), Түбән Камадан Инсаф Идиятуллин (12,700) осталык күрсәтте. 

Беренче разрядлылар арасында берничә ярышны берләштергән шәхси дисциплина буенча алтын медальгә Казаннан Полина Губенкова лаек булды. Спорт кандидатлары арасында беренче - Уфадан  Светлана Мазунина. Берничә ярышны берләштергән шәхси дисциплина буенча спорт мастерлары программасы буенча җиңүгә Тольяттидан Надежда Соломатина иреште. 

Беренче разряд программасы буенча яшүсмерләр арасында казанлы Александр Чичеров триумфатор булды. Спорт мастерына кандидатлар арасында Тольяттидан Андрей Маколов алда барда. 

 Исегезгә төшерәбез, Спорт гимнастикасы буенча Татарстан Ачык шәхси кубогы 2013 елда ХХVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерлек кысаларында уздырылган беренче сынау чарасы. Уеннарга кадәр шулай ук Су спорт төрләре сараенда суга сикерү буенча FINA  Гран-при этабы, 10 бөтенроссия ярышы һәм республика чемпионатлары уздыру күздә тотыла. 

ХХVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерлек кысаларында спорт гимнастикасы ярышлары 7-10 июльдә Гимнастика үзәгендә узачак. Ярышларга билетларны "Кассир.ру" рәсми билет операторы сайты аша һәм рәсми билет кассаларыннан бүген үк сатып алырга була. Билетлар бәясе - 200 сумнан 250 сумга кадәр.

 

 

 

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты

Fwvq8u206d
Завершился Кубок Татарстана по спортивной гимнастике