2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Казан велосипедчылары Американы яулады!

Казанлылар Ален Хәйруллин һәм Павел Грачев АКШ буенча велосипедта сәяхәтен төгәлләде. XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага һәм Онисим Панкратовның дөнья буйлап велосәяхәтенә 100 ел тулу уңаеннан сәяхәткә чыгып киткән егетләр көнчыгыштан көнбатышка таба Американы йөреп чыктылар һәм Лос-Анджелеска килеп җиттеләр.

26сыннан 31 мартка кадәр егетләр Финикстан Калифорниянең иң зур шәһәре - Лос-Анджелеска килеп җиттеләр. Ален Хәйруллин юлда үзенең туган көнен билгеләп үтте. АКШ буенча ике айлык сәяхәт вакытында велосипедчылар 40 тан артык Америка шәһәрен узды, алар арасында Нью-Йорк, Ньюарк, Вашинтон, Атланта, Джексон, Даллас, Коламбус, Финикс һәм, ниһаять, Лос-Анджелес та бар. Сәяхәтчеләр зур шәһәрләрдә генә тукталды. Ален белән Павел сәяхәт барышында 13 мең километр юл үтте, палаткаларда, кунакханәләрдә, кунакчыл американлыларда төн кунды, чүл кичеп, индейцлар белән танышты һәм башка төрле күңелле вакыйгаларга тап булды. Лос-Анджелеска килеп җитүгә казанлылар зур итеп язылган Hollywood сүзен фотога төшереп алдылар, океан янында фотога төшәргә дә онытмадылар. Калифорниянең иң зур шәһәрендә, ә алар анда 31 мартта килеп җиттеләр,  нибарысы 4 көн генә булачак, чөнки график буенча алар 4 апрелҗдә самолетка утырып Кытайга очарга тиеш. Аннан алар тагын сәяхәтләрен велосипедта дәвам итәчәк. 

XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага һәм Онисим Панкратовның дөнья буйлап велосәяхәтенә 100 ел тулу уңаеннан оештырылган дөнья тирәли сәяхәт Татарстан башкаласында 3 ноябрьдә старт алды. Павел Грачев белән Ален Хәйруллин дөнья тирәли сәяхәттән Казанга 6 июльгә - Бөтендөнья студентлар Уеннары башланган көнгә кайтып җитәргә тиешләр. 

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты