2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Иң яхшы билбау көрәшчеләре 2013 елгы Универсиадада катнашачак

Казанда "Ак Барс" көрәш сараенда студентлар арасында көрәш һәм билбау көрәше буенча Бөтенроссия ярышлары уза.

Әлеге турнир XXVII Бөтендөнья студентлар Уеннары өчен көрәшнең классик стилендә катнашучыларны сайлап алу этабы булып тора. 2013 елгы Универсиадада катнашыр өчен Самара, Краснодар, Төмән һәм илнең башкаөлкәләреннәе килгән 78 спортчы көч сынаша. Ярышларда барлыгы Россия Федерациясенең 13 төбәгеннән катнашалар. Ярышларда көрәш буенча FISU техник делегаты Ибраһим Джиджиглу спорт командасның эшенә һәм объектның Универсиадага әзерлегенә бәя бирәчәк. Узган ел ахырында "Ак Барс" көрәш сараенда халыкара дәрәҗәдәге самбо буенча сынау ярышлары уздырылды инде. Ул чакта инпекторлар чараны оештыруны бик югары бәяләгән иде.

Универсиада спорт программасына көрәшне кертү милли спорт төрләрен үстерүнең мөһим этабы. Исегезгә төшерәбез, 2013 елгы Универсиада кысаларындагы билбау көрәше буенча ярышлар, анда классик төрдәге көрәш тә, ирекле стиль дә керә,2013 елның 6-9 июлендә узачак, анда 19 комплект медаль уйнатылачак. 5 апрельдә Бөтенроссия илбау көрәше федерациясе президенты Морис Юсупов, РФ "Татарча көрәш" милли спорт көрәше федерациясе президенты Җәүдәт Минәхмәтов, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Хәлил Шәһхетдинов, FISUтехник делегаты Ибраһим Джиджиглу катнашында матбугат конференциясе узды.

Спортчылар өчен җанатарга теләүчеләр өчен ярышларга керү - бушлай. Көрәш яратучылар шунда ук Уеннарга билетлар да сатып ала алалар.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты

Bdvbz2e2tq
Иң яхшы билбау көрәшчеләре 2013 елгы Универсиадада катнашачак