2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Казан велосипедчылары Кытайны яулый

2012 елның ноябрь аенда дөнья тирәли сәяхәткә чыгып киткән велосипедчылар якшәмбе көнне кунакчыл Пекиннан Төньяк-көнчыгыш Кытайга юл тоттылар. Әлеге этапта аларга Харбинга барып җитәргә, Мачьжурия юллары аша барып Россия чиген үтәргә һәм Читага барырга кирәк. 47 яшьлек укытучы Павел Грачев һәм 26 яшьлек компьютер белгече Ален Хәйруллин дөнья тирәли турны Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага һәм җир тирәли сәяхәт итүче Онисим Панкратовның сәяхәтенә 100 тулуга багышлады.

КХР башкаласына велосипедчылар Лос-Анджелес авиарейсы килеп, төште дип хәбәр итә «Комсомольская правда». Павел белән Ален туган шәһәрләре Казан белән даими элемтәдә: үзләренең хис-кичерешләре белән уртаклашып, 2013 елгы Универсиадага әзерлек эшләренең барышы белән кызыксынып торалар. Аларга самолетта 12 сәгатҗ дәвамында очарга туры килә, аларны Кытайда Россия Илчелеге хезмәткәрләре җылы каршы алды һәм алар өчен борынгы КХР башкаласына экскурсия оештырдылар. Аларга бигрәк тә Пекинның  Тяньаньмэнь мәйданы, тар урамнар,  Цзиншань паркы, 26 метрлы Будда сыны урнаштырылган Лама храмы көчле тәэсир калдырды.  Сәяхәтчеләр юлда очраган кешеләргә Казанда булачак Универсиада турында сөйләү өчен бөтен мөмкинлекләрдән дә файдаланып калырга тырыша. Алар 1913 елда велосипедта җир тирәли әйләнеп чыккан якташлары Онисим Панкратов турында сөйләргә дә онытмыйлар. 

13,2 мең километр озынлыгындагы юлны сәяхәтчеләр биш ай вакыт эчендә үттеләр, калган өч ай дәвамында алар Казанга таба юл тотачак. Алар Бөтендөнья студентлар Уеннарына кадәр әйләнеп кайтырга тиеш. Аларга тагын 8 мең километр юл узасы калды. Бер ай эчендә алар Кытай территориясен кисеп чыгачаклар, май аенда сәяхәтләрен Россиядә дәвам итәчәкләр. Велосипедчылар көненә 120-130 километр юл узачак.



 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты