2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Суга сикерү буенча Россия беренчелеге. Дүртенче көн. Финал.

Суга сикерү буенча Россия беренчелегенең дүртенче көн ярышлары Мәскәү һәм Санкт-Петербург спортчыларының җиңүе белән тәмамланды.

Big_nalx0989

Трамплин 1 м. Финал. Егетләр. B группасы (1997-1999нчы елгылар)

Никита Николаев үзенең бер метрлы трамплиннан сикерү буенча иң яхшы спортчы дип танылды. Мәскәү спортчылары икенче сикерештә өч "сигезле"гә ирешеп, яхшы күрсәткечләргә ия булды. Беренчел этапта бишенче урында булган Андрей Куклин икенче урынга күтәрелде.

1. Никита Николаев (Москва, СДЮСШОР ЦСКА) – 415,05 (36 очко)

2. Андрей Куклин (Руза УОР) – 394,15 (30 очко)

3. Максим Лебедев (С-ПБ, Экран-Ижорец) – 392,75 (25 очко)

4. Борис Ефремов (Волгоград, ЦСП Динамо) – 382,45 (20 очко)

5. Артем Безденежных (Руза УОР) – 380,80 (17 очко) 

Big_nalx0929

Каланча. Финал. Кызлар. А группасы (1995-1997нче елгылар)

ПКаланчадан сикерү буенча беренче урынны  Екатерина Петухова белән Дарья Говор яулады. Финалда Мәскәү вәкиле яхшырак чыгыш ясаган иде, ләкин җыелма протокол буенча  Говор өстәрәк тора булып чыкты. Тагын бер мәскәүле Анна Михеева өчлеккә керде.

1. Екатерина Петухова (Мәскәү, МГФСО) – 408,25

2. Дарья Говор (Электросталь, ЦЛВС) – 399,40

3. Анна Михеева (Мәскәү, ЦСКА МУОР-3) – 341,60

4. Анастасия Козлова (Руза, УОР) – 324,55

5. Ольга Быковская (С-ПБ, «Невская Волна») – 308,35

Җыелма протокол

1. Дарья Говор (Электросталь, ЦЛВС) – 399,40 (36)

2. Екатерина Петухова (Мәскәү, МГФСО) – 408,25 (30)

3. Анна Михеева (Мәсәкү, ЦСКА МУОР-3) – 341,60 (25)

4. Анастасия Исакова (С-ПБ. «Экран-Ижорец») – 293,50 (20)

5. Ольга Быковская (С-ПБ, «Невская Волна») – 308,35 (17).

Трамплин 3 м. Финал. Кызлар. B группасы (1997-1999нчы елгылар)

В группасында өч метрлы трамплиннан сикерү буенча кызлар арасында финалда кызыклы көрәш күзәтелде. Беренче ике урынны Санкт-Петербург спортчылары алды, алар мәскәүле Кира Щенникованы берничә баллга гына узып китте. 

Big_nalx0901

1. Елизавета Кукушкина (С-ПБ, «Невская волна») – 361,20 (36 очко)

2. Екатерина Некрасова (С-ПБ, Невская волна) – 356,55 (30 очко)

3. Кира Щенникова (Мәскәү, МГФСО) – 350,45 (25 очко)

4. Алена Дубровина (Руза, УОР) – 325,65 (20 очко)

5. Юлия Тихомирова (Мәсәкү, СДЮШОР ЦСКА) – 324,10 (17 очко).

Сишәмбе көнне А һәм В группаларында өч метрлы трамплиннан сикерү һәм кызлар арасында каланчадан сикерү буенча финал ярышлары булачак.  Ярышлар 12.30 сәгатьтә башлана. Керү - ирекле.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты