2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Суга сикерү буенча Россия беренчелеге: бишенче көн, финал

Суга сикерү буенча Россия беренчелегенең соңгы көннәрендә А һәм В группаларында егетләр арасында өч метрлы трамплиннан синхрон сикерү һәм кызлар арасында каланчадан сикерү буенча финал ярышлары узды.

Big__nalx9388

Трамплин 3 м. Финал. Синхрон сикерү. яшүсмер егетләр.

 Яшүсмер егетләр арасында финалда  Илья Кузьмин һәм Илья Молчанов җиңүгә иреште, алар командаларына тагын берничә очко китерде. Икенче урынга - Саратов егетләре Шпанов һәм Лазаревка, ә Палаткин – Алексахин пары  Андрей Ефремов – Дмитрий Ключанцев дуэтын узып җиңүгә иреште.

1. Илья Кузьмин/Илья Молчанов (Пенза, ПОСДЮСШОР/Электросталь, «Кристалл») – 296,01 (18+18 очко)

2. Артем Шпанов/Алексей Лазарев (Саратов, СДЮСШОР-11) – 282,09 (16+16 очко)

3. Алексей Палаткин/Георгий Алексахин (Мәскәү) – 271,98 (12,5+12,5). 

Big_nalx0765

Каланча. Финал. Синхрон сикерү. Яшүсмер кызлар

Кызлар арасында Тимошихина – Петрухова парына тиңнәр табылмады, аларның чыгышларын судьялар 8,5 һәм 8 гә бәяләде.  Икенче урында - Воронеждан һәм Рузадан (Мәскәү өлкәсе) катнаш дуэт.

1. Юлия Тимошихина/Екатерина Петухова (Мәскәү, МГФСО) – 293,88

2. Инга Бальчюнайте/Анастасия Козлова (Воронеж, Руза УОР) – 238,05

3. Ольга Быковская/Елизавета Кукушкина (С-ПБ «Невская Волна») – 185,46.

 

Россия беренчелеге чәршәмбе көнне ир-атлар арасында каланчадан сикерү белән һәм хатын-кызлар арасында өч метрлы трамплиннан сикерү белән тәмамлана.  Ярышлар 13.30 сәгатьтә башлана. Керү - ирекле.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты