2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Казанда яшүсмерләр арасында суга сикерү буенча Россия беренчелеге тәмамланды

Ярышларның соңгы көнендә Пенза, Мәскәү һәм Электросталь спортчылары җиңү яулады.

Big_nalx9934

Синхрон сикерү. Финал. Яшүсмер егетләр.

Йомгаклау ярышларында егетләр арасында 10 метрлы каланчадан синхрон сикерүдә Пенза спортчылары – Игорь Мялин һәм Магомед Гюлев беренчелекне яулады. Икенче урын Борис Ефремов/Игорь Внуков парына булды.

1. Игорь Мялин/Магомед Гюлев (икесе дә - Пенза) – 382,59

2. Борис Ефремов/Игорь Внуков (Волгоград/Воронеж) – 358,92

3. Алексей Жевак/Матвей Бауков (икесе дә - Саратов) – 358,14

 

Трамплин 3м. Финал. Кызлар.

Беренчелекнең спорт программасы кызлар арасында  өч метрлы трамплиннан сикерү буенча ярышлар белән төгәлләнде. Мария Полякова белән Дарья Говор көндәшләренә караганда 20 балл күбрәк җыеп, җиңүгә иреште.  Икенче урынга Пенза спортчылары Ольга Кулемина белән Ирина Тонникова алды, ә өченчедә - мәскәүле  Ирина Аникина белән Ирина Николаева.

1. Мария Полякова/Дарья Говор (Мәскәү/Электросталь) – 287,40

2. Ирина Тонникова/Ольга Кулемина (Пенза) – 268,38

3. Ирина Аникина/Ирина Николаева (Мәскәү) – 264,96

 

Беренчелек 11 еннән 17 апрельгә кадәр Казанның Су спорт төрләре сараенда узды.  Ул 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадагы әзерлек чарасы иде.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты

Qphzfhznwi
Завершилось первенство России по прыжкам в воду среди юниоров