2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Санкт-Петербургның «Спартак» командасы БЯБЛда ѳченче урын алды

Казанда балалар-яшүсмерләр баскетбол лигасының XII беренчелеге ахырына якынлаша.

Big_img_1309

Россия балалар-яшүсмерләр баскетбол лигасы беренчелегенең  ѳченче урын ѳчен бәйгесендә

Санкт-Петербургның «Спартак» баскетболчылары Самараның «Красные Крылья» командасын җиңде. Казандагы «Баскет-холл»да  узган уен овертаймда 75:69 исәбе белән Геннадий Щетинин спортчылары файдасына тәмамланды.

«Спартак»ның дабл-дабл ясаган Илья Попов бәйгедә иң нәтиҗәле уенчы булды. Ул 22 очко җыйды һәм 14 тапкыр тупны эләктерде. Самаралылар  составында 17 шәр очко туплаган  үзәк уенчы Даниил Синегубов һәм һѳҗүмче Андрей Константинов мәйдан тотты.

БЯБЛның финал этабы 2013 елгы Универсиада башкаласында 12 апрельдән 17 апрельгә кадәр бара. Турнирда бѳтен Россиядән яшүсмерләрнең иң яхшы 30 командасы катнаша.

Россия балалар-яшүсмерләр баскетбол лигасы

XII беренчелекнең финал туры

3 нче урын ѳчен матч

"КРАСНЫЕ КРЫЛЬЯ" (САМАРА) - "СПАРТАК" (САНКТ-ПЕТЕРБУРГ) - 69:75 (22:15, 14:20, 13:10, 16:20, 4:10)
"КРАСНЫЕ КРЫЛЬЯ":
 Константинов (17 + 8 эләктерү + 3 бирү + 2 тоту), Синегубов (17 + 5 эләктерү), Чеваренков (9 + 2 эләктерү + 5 тоту), Крайнов (8 + 7 эләктерү + 2 бирү + 2 тоту), Рзянкин (7 + 5 эләктерү + 2 тоту), Радивоевич (6 + 3 эләктерү + 2 бирү), Погосян (3), Захарчук (2 + 3 эләктерү + 3 бирү), Грушевский (0 + 3 эләктерү), Полухин (0 + 2 эләктерү + 2 тоту).
"СПАРТАК": Попов (22 + 14 эләктерү + 2 блок-шот + 2 тоту), Сидоров (20 + 6 эләктерү + 2 бирү + 2 тоту), Викторов (13 + 5 эләктерү + 4 бирү), Егоров (10 + 2 бирү), Антониковский (4 + 17 тоту + 7 бирү), Федоров (4 + 4 эләктерү), Аверьянов (2), Усольцев.

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты