2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

ЦСКА балалар-яшүсмерләр баскетбол лигасында җиңүче булды

Хәл иткеч матчта "армиячеләр" Мәскәү "Динамо"сының нык каршы торуына карамастан, җиңүгә ирештеләр.

Big_dsc_3587

Мәскәүнең ЦСКА баскетболчылары балалар-яшүсмерләр баскетбол лигасында җиңүче булды, аның финал этабы Казанда - 2013 елгы Универсиада башкаласында узды. Финал матчында  Алексей Жуков командасы 84:65 исәбе белән Мәскәү "Динамо"сын җиңде.

Иң яхшы уенчылар дип 21 шәр очко җыйган "армиячеләр"нең һөҗүмчесе Павел Сизов һәм аклы-зәңгәрлеләрдән Владислав Старателев танылды.

Исегезгә төшерәбез, балалар-яшүсмерләр баскетбол лигасында бронза медальне матчта өченче урын өчен ярышларда Самараның "Красные Крылья"сын җиңеп, Санкт-Петербургның "Спартак" баскетболчылары алды.

 Россия балалар-яшүсмерләр баскетбол лигасында
 XII беренчелекнең финал туры  

Финал

"ДИНАМО" (МӘСКӘҮ) - ЦСКА (МӘСКӘҮ) - 65:84 (25:27, 11:27, 11:20, 18:10)
"ДИНАМО": Старателев (21), Гарипов (13 + 7  эләктерү + 3 бирү), Морозов (12 + 3 эләктерү + 2 бирү + 3 тоту), Афанасьев (8), Марков (7 + 3 эләктерү + 2 бирү + 2 тоту), Паршаков (2 + 3 эләктерү), Колчанов (2 + 2 бирү), Мальков (0 + 2 бирү), Львов.
ЦСКА: Сизов (21 + 5 эләктерү + 7 бирү), Малейко (15 + 3 эләктерү), Жульков (12 + 6 эләктерү + 2 бирү), Ганькевич (11 + 7 эләктерү + 3 тоту), Гаврилов (10 + 4 эләктерү + 8 бирү + 2 тоту), Буров (7), Королятин (4 + 5 эләктерү + 2 тоту + 3 блок-шот), Еделькин (4 + 2 эләктерү + 2 бирү), Стародубов, Соколов.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты

97lfmm4xlr
Завершение соревнований ДЮБЛ