2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Казанда Россия балалар-яшүсмерләр баскетбол лигасы беренчелеге тәмамланды

Бөтен Россия буенча җыелган яшүсмерләрнең иң яхшы утыз командасы иң кѳчлене билгеләү ѳчен Казандагы ѳч спорт мәйданында биш кѳн дәвамында кѳч сынаштылар.

Big_img_4612

17 апрельдә Казанда яшүсмерләр командалары арасында Россия балалар-яшүсмерләр баскетбол лигасының XII беренчелегендә ахыргы этапның финал уеннары тәмамланды. Турнирның җиңүчесе мәскәүнең ЦСКА командасы булды, алар финалда башкаланың «Динамо»сын җиңде. Бронза медальләрне Санкт-Петербургның «Спартак» командасы яулады.

Турнир нәтиҗәләре буенча Россия баскетбол федерациясе ярышларның иң яхшы уенчыларына махсус бүләкләр тапшырды. Финал этабының иң яхшы сакчысы дип ЦСКАдан Александр Гаврилов табылды. Һѳҗүм итүче иң яхшы сакчы буларак бүләккә «Спартак» вәкиле Иван Викторов лаек булды. «Иң яхшы җиңел форвард» номинациясендә «Динамо»дан Владислав Старателев җиңү яулады. «Иң яхшы авыр форвард» — «Красные Крылья» уенчысы Даниил Синегубов. «Спартак»ның үзәк уенчысы Илья Попов бу амплуада иң яхшысы дип табылды. БЯБЛның финал турнирында иң кыйммәтле уенчы дип ЦСКА һѳҗүмчесе Павел Сизов билгеләнде. 

Big_img_6532

Иң яхшы командаларны һәм баскетболчыларны бүләкләүдән соң, «Баскет-холл»да бу уеннарны оештыручылар катнашында матбугат конференциясе узды.

«Беренче һәм ѳченче урын ѳчен матчлар командаларның чын дәрәҗәсен күрсәтте. Ә бу яшь ѳчен әлеге дәрәҗә бик югары иде, — дип билгеләп узды турнир директоры Ирина Ветрова. — Бу — тест бәйгеләр иде. Бѳтенесе дә теләгәнчә үк килеп чыкмады, ләкин бу шулай яхшырак та, чѳнки Универсиада алдыннан кимчелекләрне бетерергә вакыт бар». 

Big_img_6872

18 яшьтән кечерәк яшүсмерләр арасында Россия җыелма командасының баш тренеры Александр Афанасьев кунакчыллыгы һәм турнирны яхшы оештырганы ѳчен Казанга рәхмәт белдерде.  «Бу кѳннәрдә мин үзем ѳчен күп нәрсә белдем, уенчылар турында җитәрлек мәгълүмат тупладым. Гомумән, монда килүем юкка булмады. Уенчыларның күпчелеген без инде 10-12 яшьтән үк күзәтәбез. Фамилияләрен әйтеп тормыйм, тик шулай да әле ике ел элек башкалардан бер дә аерылып тормаган берничә баскетболчыны Казанда мин үзем ѳчен билгеләп куйдым», — диде Афанасьев.

 

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты

Y225kqocpl
В Казани завершилось первенство ДЮБЛ России