2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Казанда йөзү буенча Россия Кубогы финалы төгәлләнде

Казандагы Россия Кубогы финалының соңгы җиденче көне Владимир Морозов һәм Юлия Ефимованың чираттагы җиңүе белән төгәлләнде.

Big_dsc_0543

Кроль белән 50 метрга йөзүдә Светлана Княгинина җиңү яулады, ул дөнья чемпионаты нормативларын да үтәде. Фиништан соң спортчы әлеге дистанциядә рекорд куясы килүен әйтте.

- Россия Кубогының соңгы көне булганга бик авыр булды бүген. Рекорд куясым килгән иде, булмады. Ярый, алга таба тырышачакмын, дөнья чемпионатында куярмын. Нормативны инде күптән үтисем килә иде. Мин канәгать, ләкин һәрвакыт булганына караганда күбрәкне телисең бит, - диде Княгинина.

Хатын-кызлар. 50 метр, ирекле стиль

1. Светлана Княгинина, Санкт-Петербург – 25,20

2. Розалия Насретдинова, Мәскәү – 25,60

3. Маргарита Нестерова, Белгород өлкәсе – 25,60

50 метрга кроль белән йөзүдә җиңү өчен берьюлы берничә спортчы көрәште. Иң яхшы вакытны Владимир Морозов күрсәтте, ул Россия Кубогы финалында үзенең дүртенче алтынын яулады. Ләкин нәтиҗәләр спортчыны канәгатьләндереп бетермәде.

- Бик тә рекорд куясым килгән иде, ләкин соңгы 15 метрда темпны тизләттем. Калган араны шул ук көч белән йөзеп килә алмадым. Бу минем хатам. Ләкин вакыт белән бик канәгать. Мин үземнең иң яхшы результатымнан өчтән унны алып аттым. 50 метрда бердәнбер тактика, ул - темп. Аны арттырырга ярамый. Шулай ук киметергә дә, диде Морозов. Рекорд өчен Александр Поповка  0,2 секундтан азрак вакыт җитмәде. 

Big_dsc_0859

Ир-атлар. 50 метр, ирекле стиль

1. Владимир Морозов, Волгоград өлкәсе – 21,81

2. Никита Лобинцев, Мәскәү – Свердловск – 22,19

3. Андрей Гречин, Алтай крае– 22,28

4. Евгений Лагунов, Архангельск - Санкт-Петербург – 22,28

 

Юлия Ефимова 50 метрга брасс белән йөзүдә җиңү яулады, дөнья чемпионаты нормативын да үтәде. Вакыт белән канәгать калмады, ләкин Универсиада вакытында шәхси рекордларын яхшыртырга сүз бирде. 

-  Универсиаде һәм дөнья чемпионаты буррычлары гади. Иң мөһиме - шәхси результатларны яхшырту.  Башкача ничек? Бер урында таптанырга ярамый, - диде Ефимова.

Хатын-кызлар, 50 метр, брасс

1. Юлия Ефимова, Төмән өлкәсе – 30,56

2. Валентина Артемьева, Новосибирск өлкәсе – 31,38

3. Анастасия Чаун, Мәскәү – 32,13

Яна Мартыновага  200 метрга баттерфляй белән йөзүдә җиңү яуларга насыйп булмады. Аның көндәше бик көчле. Вероника Попова ике алтын медаленә тагын берне өстәде. Исегезгә төшерәбез, Россия Кубогы финалында Мартынова бер алтын медальгә иреште.

Хатын-кызлар. 200 метро, баттерфляй

1. Вероника Попова, Санкт-Петербург – 2.10,81

2. Яна Мартынова, Татарстан Республикасы  – 2.12,79

3. Анастасия Гуженкова, Самара өлкәсе – 2.14,06 

Big_dsc_0549

400 метрuf комплекслы йөзүдә иң яхшылар Россия яшүсмерләре -  Семен Макович һәм Александр Осипенко (икесе дә 1995 елгылар) иде. Ләкин алар дөнья чемпионаты нормативын үти алмадылар.  

Ир-атлар. 400 метр, комплекслы йөзү

1. Семен Макович, Самара өлкәсе – 4.17,78

2. Александр Осипенко, Ставрополь крае – 4.20,27

3. Александр Тихонов, Мәскәү – 4.23,07

 

 Казанда 400 метрга кроль белән йөзүдә җиңү яулаган Елена Соколованы да күреп булачак, ләкин ул дөнья чемпионаты нормативын үти алмады. Россия җыелмасы баш тренеры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Анатолий Журавлев сүзләренчә, ул спортчыны эстафетага җәлеп итмәкче була.  

Хатын-кызлар. 400 метр, ирекле стиль

1. Елена Соколова, Мәскәү – 4.14,51

2. Ксения Юськова, Мәскәү – 4.17,45

3. Валерия Саламатина, Свердловск өлкәсе – 4.18,92

Эстафетада Мәскәү командасын узып китү бик авыр булды. Анастасия Чаун, Светлана Чимрова, Мария Громова һәм Розалия Насретдинова көндәшләренә шанс калдырмады. Татарстан Республика командасы алтынчы урында.

Хатын-кызлар. Эстафета 4 100 метр комплекслы

1. Мәскәү – 4.03,84

2. Пенза өлкәсе – 4.07,58

3. Свердловск өлкәсе – 4.08,85

… 6. Татарстан Республикасы – 4.20,63

 

Ирләр эстафетасында волгоградлылар җиңү яулады,  алар - Владимир Морозов, Евгений Седов, Евгений Коптелов һәм Кирилл Стрельников.

- Беркайчан да 5 алтын медаль отканым юк иде. Бу минем шәхси рекордым, - Россия Кубогы финалы герое Владимир Морозов. – Бик ардым. Хәзер йоклау буенча рекорд куярмын ахрысы. 

Ир-атлар. Эстафета 4 100 метр комплекс.

1. Волгоград өлкәсе – 3.35,53

2. Мәскәү – 3.39,68

3. Пенза өлкәсе – 3.44,99 

Big_dsc_0836

Йөзүләр тәмамланганнан соң  Бөтенроссия йөзү Федерациясе президенты  Владимир Сальников һәм Россия җыелмасы баш тренеры вазыйфасын башкаручы Анатолий Журавлев рәсми белдерү белән чыкты. Алар Универсиадада һәм дөнья чемпионатында катнашачак спортчылар инде билгеле.   

- Мин бу вакыйгаларның Универсиада һәм су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты узачак Казан комплексында булуы белән горурланам.  Оештыручылар һәм волонтерлар мөһим стартлар алдыннан тәҗрибә туплады, ә без канәгатьлелек кичердек.  Яңа бассейнда гел яхшы нәтиҗәләр генә күрсәтәсе килә. спортчылар яңа спорт сараен бик ошатты.  Алга таба биредә я беренчелек, я Россия чемпионаты узачак. Хәзер кайсы вакытта узасын хәл итәбез. Шунысы ачык - әлеге бассейн бөтенроссия ярышларсыз калмаячак, - диде Сальников журналистларга.

- Состав әзер, ләкин ул йөзү федерациясе президенты тарафыннан расланырга тиеш. Алар 25 кеше, 5 кеше - кандидат.  Алар нигездә иртәнге йөзүдә кулланырга җыенган спортчылар.  Аркада 100 метрга йөзгән Виталий Борисов та кандидат. Ул Универсиадада чыгыш ясаган вакытта дөнья чемпионатына сайлана ала, - диде Журавлев.

Командалар беренчелегендә очколар саны буенча Пенза өлкәсе командасы җиңү яулады. Икенче урында - Мәскәү йөзүчеләре.   Өченче урында -  Волгоград өлкәсе спортчылары.

Казанда барлыгы 15 рекорд куелды, аларның 3се - олылар, 12 се - яшүсмерләр.  

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты

O4uo8nx1ze
Финал Кубка России по плаванию