2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты. Беренче көн нәтиҗәләре

Синхрон йөзү буенча Россия чемпионатының беренче көнендә өч комплект медаль уйнатылды.

Big_dsc_1328

  Техник программа. Дуэт

Рәсми ярышлардагы Колесниченко/Ромашина дуэты дебютын уңышлы дип танырга кирәк. Спортчылар техник программа өчен унышар балл җыеп, иң югары бәягә ия булдылар. Икенче урында - Мәскәү дуэты, ә менә өченче урынны Татарстан Республикасы кызлары яулады, алар уннан ике баллга мәскәүле Илона Тимофееваны һәм Гелен Топилинаны уздырдылар.

1. Светлана Колесниченко/Светлана Ромашина (Мәскәү) – 98,6000

2. Диана Али/Анастасия Таболина (Мәскәү) – 92,2000

3. Яна Жигунова/Лилия Низамова (Татарстан Республикасы) – 91,3000

Техник программа. Соло

Ялгыз чыгышта иң яхшы чыгыш ясаучы – Лилия Низамова, ул башкару өчен дә, гомуми кичерешләр буенча да бер үк төрле югары бәягә ия булды. Ул көндәшләреннән 1,5 баллга узып китте.

1. Лилия Низамова (Татарстан Республикасы) – 92,7000

2. Екатерина Перцева (Мәскәү) – 91,2000

3. Любовь Лещик (Мәскәү) – 90,9000

Big_dsc_1267

Техник программа, Группалар

Төркемле күнегүләрдә татарстан командасы өчлеккә эләкте һәм бронза яулады. Җиңүчеләр – мәскәүлеләр.

1. Мәскәү (Топилина, Астахова, Тимофеева, Кутейникова, Перцева, Шестакович, Паршенкова, Штефан) – 93,9000

2. Мәскәү (Трегубова, Войнова, Сычук, Горскина, Кузьмина, Чичерина, Граждан, Эбралидзе) – 92,9000

3. Татарстан Республикасы (Ванифатова, Жигунова, Рыбакова, Юркина, Захарова, Литвинова, Митрофанова, Низамова) – 91,6000.

Big_dsc_1402

Чемпионатның икенче көнендә дуэт һәм группалар ирекле программа күрсәтәчәк. Ярышлар 11.00 һәм 18.00 сәгатьтә башлана. Керү - ирекле.

 

 

 

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты

Polvij55v2
Чемпионат России по синхронному плаванию