2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты. Икенче көн нәтиҗәләре

Синхрон йөзү буенча Россия чемпионатының икенче көнендә парлы һәм төркем белән чыгыш ясаучылар арасында ирекле программада медальләр уйнатылды.

Big_img_0560

  Ирекле программаны барысыннан да уңышлырак мәскәүле Дарина Валитова һәм Евгения Подберезкиналар башкарды дип табылды. Судьялар аларның чыгышын катлаулы булуын, синхронлыгын югары бәяләде. Алар Анастасия белән Дарья Баяндиналарны узып китте. Бронзаны Татарстан Республикасыннан Идел буе спорт һәм туризм академиясенең Чаллы филиалы студентлары Лилия Низамова һәм Алина Рыбакова яулады.

Ирекле программа. Дуэтлар

1. Мәскәү (Дарина Валитова, Евгения Подберезкина) – 94,0900

2. Мәскәү, СДЮСШОР «МГФСО»-1 (Анастасия Баяндина, Дарья Баяндина) – 93,1400

3. Татарстан Республикасы (Лилия Низамова, Алина Рыбакова) – 91,3400.

Төркем белән чыгыш ясау да Татарстан Республикасы спортчыларына бронза алып килде. Ә җиңүгә Мәскәү спортчылары иреште.

Big_img_1215

Ирекле программа. Группалар

1. Мәскәү (Волознева, Ивлева, Ильина, Кубышина, Мазурова, Миронова, Неборако, Позднякова) – 95,0800.

2. Мәскәү, СДЮСШОР «Юность Москвы» (Борнякова, Горскина, Кузьмина, Полянская, Салмина, Соловьева, Сычук, Эбралидзе) – 93,4000.

3. Татарстан Республикасы (Ванифатова, Жигунова, Захарова, Литвинова, Митрофанова, Низамова, Рыбакова, Юркина) – 91,8800.

Синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты 26 апрельдә тәмамлана.

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты

L6ym5mlrhy
Чемпионат России по синхронному плаванию