2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Казан велосипедчылары Байкал артында

Казан велосипедчылары Ален Хәйруллин белән Павел Грачев Россия Федерациясе территориясенә керделәр. Татарстан республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итүенчә, аларга бик зур ара үтеп, Латвиядән алып Португалиягә кадәр Бөтен Европаны, көнчыгыштан көнбатышка таба Төньяк Американы кичеп чыгарга, Кытайның Пекин һәм Харбин кебек эре шәһәрләрендә булырга туры килә.

«Могойтуй (Забайкалье) шәһәрендә безне Иван исемле бик мәрхәмәтле бер кеше үзендә сыендырды, аның үзенең шәхси йорты бар.  13 сәгатьтә 180 км юл уздык - барысына да көннең икенче яртысында килеп чыккан көчле җил гаепле. Юлда бик күп ташландык биш катлы йортлар калды, аларны элеккеге хәрлби шәһәрчекләр дип аңлаттылар. Биредә халык бик кунакчыл, ачык йөзле", - дип яза казанлылар социаль челтәрдәге сәхифәләрендә.  

Исегезгә төшерәбез, казанлы Онисим Панкратовка һәм Казандагы 2013 елгы Универсиадага багышланган җир тирәли сәяхәт узган елның 3 ноябрендә Татарстан башкаласыннан башланып китте. Спортчылар инде Россия чиген кисеп чыкты, хәзер Забайкальск һәм Чита аркылы туган якларына таба юл тоттылар, алар Универсиадага кадәр, ягъни 6 июньгә кадәр Казанга кайтып җитәргә тиешләр.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты