2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Владимир Путин чит ил спортчылары өчен визасыз режим кертте

Владимир Путин халыкара спорт ярышларында катнашучы чит ил спортчылары өчен визасыз режим кертте, диелә Кремль сайтында.

Путинның указында: "Чит ил гражданнары һәм Россия гражданы булмаучы барлык халыкара спорт ярышларында катнашучылар да (спортчылар, тренерлар, командалар җитәкчеләре, чит ил рәсми делегацияләре әгъзаләре, шулай ук спорт судьялары һәм халыкара спорт ярышларын оештыруга катнашы булган затлар) шәхесне билгели торган документлар, халыкара спорт ярышларын оештыручылар тарафыннан бирелгән аккредитация кенәгәсе нигезендә, РФ территориясенә визасыз керә һәм РФ территориясеннән визасыз чыга ала", - диелә. 

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты