2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Казан Кремлендә "Спорт. Сәламәтлек. Матурлык" дип аталган күргәзмә ачылды

Универсиадага 54 көн кала Татарстан Республикасы Сынлы сәнгать дәүләт музее "Хәзинә" Милли сәнгать галереясы залларында XXVII Бөтендөнья студентлар Уеннарына багышланган күргәзмә ачып җибәрә.

Күргәзмә Третьяковский дәүләт галереясы (Мәскәү), Рус дәүләт музее (Санкт-Петербург), Үзәк физик культура һәм спорт музее (Мәскәү) белән берлектә оештырыла. Әлеге музейлар күргәзмә өчен үз фондларындагы материаллар белән бүлеште.  Биредә иҗатларында спорт тематикасын яктыртучы танылган  ХХ гасыр рәссамнәре һәм скульпторлары Александр Самохвалов, Александр Дейнек, Иван Шадр, Александр Родченко һәм башка осталарның эшләре тәкъдим ителәчәк. Күргәзмәгә шулай ук кубоклар, медальләр һәм олимпиадалар һәм дөнья чемпионатлары символикасы төшерелгән әйберләр урнаштырылачак.  Иң төп экспонатлар булып Мәскәүдәге 1980 елгы Олимпиада символы - олимпиада аюы булачак.    

Россия рәссамнәре эшләре белән рәттән Татарстан рәссамнәренең дә спорт тематикасы, республикадагы яраткан бәйрәм - сабантуй белән бәйле хезмәтләре дә урын алачак. Шулай ук Г.Козлов, А.Шлыков, И.Чирков, Ф.Зиатдинов кебек танылган һәм яшь авторларның Универсиада алдыннан узган спорт ярышларында төшерелгән фотографияләр дә куелачак.   

Спорт темасын яктырткан 190 га якын сәнгать әсәре куелган күргәзмә 2013 елның 21 июленә кадәр дәвам итәчәк. 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты