2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Композитор Рәшит Калимуллин Универсиадага багышлап балалар пьесалары иҗат итте

И.В. Әүһәдиев исемендәге Казан музыка училищесы концертлар залында Мәдәни Универсиада кысаларында Россия композиторлар союзы рәисе урынбасары, Татарстан композиторлар союзы рәисе Рәшит Калимуллинның "Сөекле Казан" һәм "Дөнья шәһәрләре" җыентыкларын тәкъдим иттеләр.

Композитор җыентыкларын 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага туры китереп чыгарды. Музыкаль әсәрләр музыка училищесы, Казан (Идел буе) федераль университеты, Яшел Үзән шәһәре балалар сәнгать мәктәбе, Казан театр училищесы укучылары һәм укытучылары башкаруында яңгырады.  

Тәкъдим итү кичәсенең почетлы кунаклары булып  ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, "Казан 2013" Башкарма дирекциясенең мәдәни һәм социаль программалар департаменты директоры Аркадий Карбаев килде.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты