Казан командасы бишенче урын өчен матчта «Краснодарские Ястребы» командасын җиңде.
Казанда волейбол буенча яшьләр лигасы Кубогы финалы тәмамланды. Турнирның соңгы көнендә «Зенит-УОР» бишенче урын өчен матчта «Краснодарские Ястребы» командасын дүрт партиядә дә җиңде.
Бронзага Мәскәүнең «Динамо-Олимп» командасы ия булды. Өченче урын өчен матчта «Звезда Югры» командасыннан 1-2 исәбе белән җиңүне тартып алдылар.
Җиденче урынга Кемероводан «Кузбасс-2» ия булды. Себерлеләр биш партиядә «Белогорье-3» җиңде. Яшьләр лигасының хәл иткеч матчында Яңа Уренгойдан «Факел» белән Новосибирсктан СДЮШОР-Локомотив-2 уйнаячак. Уеннар 17.00 сәгатьтә башлана.
7 урын өчен матч
«Кузбасс-2» Кемерово – Белогорье-3 Белгород – 3-2 (13:25, 22:25, 25:19, 25:15, 15:10)
Иң нәтиҗәлеләр: Моисеев (18) – Солодилин (16).
5 урын өчен матч
«Краснодарские Ястребы» Краснодар – «Зенит-УОР» Казан – 1-3 (21:25, 25:21, 18:25, 18:25)
3 урын өчен матч
«Динамо-Олимп» Мәскәү – «Звезда Югры» Сургут – 3-2 (26:24, 22:25, 22:25, 25:17, 15:12)
Иң нәтиҗәлеләр: Попов (26) – Пархута (24).
«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты