2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Казан Универсиадада фехтовкалау буенча ярышларны үткәрүгә әзер булачак

XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада башкаласында 1997-2000 елларда туган яшүсмер кыз һәм егетләр арасында фехтовкалау буенча турнир тәмамланды.

“Язгы тамчы” яшүсмерләр турниры тәмамлану уңаеннан уздырылган матбугат конференциядә,Татарстан Республикасының  фехтовкалау буенча Балалар-яшүсмерләр олимпия резервы мәктәбе (БЯОРМ) директоры, Россиянең Фехтовкалау Федерациясе вице-президенты Илдар Шәймарданов: “2013 елгы Универсиада башланганчы, Казан фехтовкалау буенча  ярышларны югары дәрәҗәдә үткәрергә әзер булачак”, - дип белдерде.

16 яшьтән өлкән булмаган яшүсмер кыз һәм егетләр арасында фехтовкалау буенча традицион Бөтенроссия турниры  Казанда 22 – 27 май көннәрендә уздырылды. Әлеге вакыт эчендә РФ ның төрле төбәкләреннән 100 дән артык спортчы 24 комплект медаль отты.  Ярышлар  “Казан” ат спорты комплексының манеж бинасында узды.

“Әлегә безнең илебездә Универсиада кебек зур халыкара спорт турнирын үткәрү тәҗрибәсе юк”, - дип ассызыклады Шәймарданов. - Яшүсмерләр ярышлары вакытында без үзебезнең корылмабызны сынау  мөмкинлегенә ия булдык. Комплекс яңа булса да, зур проблемалар күренмәде. Универсиадага барысы да әзер булачак.”

Яшүсмерләрнең кылычларда фехтовкалау буенча ярышында, бронза медаль  яулаган, Татарстан фехтовкалаучысы Анастасия Семенова, турнирның яхшы оештырылганлыгын әйтеп узды. “Ярышлардан бары тик уңай тәэсирләр генә калды. Барысы да бик яхшы оештырылган. Бик күп истәлекләр калды”, - дип бүлеште Семенова  һәм өстәп, Лондондагы 2012 елгы Олимпиада көмеш призеры рапиристчы Камилә Гафурҗанованы фехтовкалауда үрнәк итеп санаганын әйтте.

Матбугат конференциясендә катнашкан, 2011 елгы Универсиаданың  фехтовкалау буенча чемпионы, халыкара класслы спорт мастеры  Александр Великанов, яшь фехтовкалаучыларга үзенең киңәшләрен бирде. “Уңышка ирешү өчен түземле,  нык,  үҗәт булырга һәм  күнегүләр вакытында  бик күп тырышырга кирәк”, - диде Великанов.

Казандагы Универсиадада фехтовкалаучылар ялгыз һәм командалы ярышларда шпага, рапира һәм кылыч белән фехтовкалаучылар арасында 12 комплект медаль уйнатылачак.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты

Kvpjfozv2i
Казань будет готова к проведению соревнований по фехтованию