2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Новосибирскның "Локомотив" командасы волейбол буенча яшьләр лигасы Кубогына ия булды

Финалда Новосибирск волейболчылары Яңа Уренгойдан «Факел» командасын җиңде.

Волейбол буенча яшьләр лигасы Кубогы тарихында икенче тапкыр  Новосибирскның СДЮШОР Локомотив-2 командасы җиңү яулады. Финалда  Владимир Гудима волейболчылары «Факел»ны 3-1  исәбе белән җиңде (25:18, 13:25, 25:23, 25:18). Шул рәвешле,  новосибирсклылар ике ел рәттән Яшьләр лигасы Кубогында җиңү яуладылар.  

"Без бу җиңүгә бик озак әзерләндек, ләкин ул аңа торырлык җиңү. Турнирны оештыручыларга рәхмәтемне белдерәм. Без җиңүебезгә бик шат!" - диде матчтан соң Ильяс Куркаев.

Бронза медальләргә Мәскәүнең «Динамо-Олимп» волейболчылары иреште. «Зенит-УОР» бишенче урында.

Командаларның ирешкән нәтиҗәләре:  

1. СДЮШОР Локомотив-2 Новосибирск

2. «Факел» Яңа Уренгой

3. «Динамо-Олимп» Мәскәү

4. «Звезда Югры» Сургут

5. «Краснодарские Ястребы» Краснодар

6. «Зенит-УОР» Казан

7. «Кузбасс-2» Кемерово

8. «Белогорье-3» Белгород

Исегезгә төшерәбез, 2013 елгы Бөтендөнья студентлар Уеннарында катнашачак волейбол буенча Россия җыелмасы составына олимпия чемпионнары Дмитрий Ильиных һәм Алексей Обмочаев керде. 6-15 июльдә танылган һәм өметле волейболчыларның уеннарын күрергә һәм алар өчен җан атарга  мөмкин. Билетларны шәһәр кассаларыннан һәм Уеннарның Рәсми билет операторы  КАССИР.РУ - www.kassir-kazan2013.ru сайтыннан алырга була.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты

Sq18pt5wzz
Новосибирский «Локомотив» выиграл Кубок