2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Казанда волейбол буенча яшьләр лигасы Кубогына нәтиҗә ясалды

Волейбол буенча яшьләр лигасы Кубогында катнашучылар һәм аны оештыручылар турнирга нәтиҗәләр чыгарды

Яшьләр лигасы Кубогының финал матчы тәмамлану белән, “Санкт-Петербург” волейбол сараеның матбугат үзәгендә журналистларның сорауларына, турнирның җиңүчеләре булган СДЮШОР Локомотив-2 нең баш  тренеры Владимир Гудим, новосибирсклыларның капитаны Константин Осипов, лиганың башкарма директоры Михаил Чернышев, шулай ук “Зенит-Казан” волейбол клубының директоры һәм Татарстан Республикасы  волейбол  Федерациясе вице-президенты Олег Брызгалов җавап бирде.

Оештыру эшләре бик яхшы иде. Барысы да югары дәрәҗәдә үтте. Мөлаем хезмәткәрләрнең һәм  волонтерларның һәр сорауга җаваплары әзер иде. Барысы да әйбәт булды, - дип рәхмәтен белдерде Константин Осипов. Аның яшьләр лигасы Кубогында икенче тапкыр җиңү яулавы инде.

Ике җиңүем дә минем өчен кыйммәт һәм кадерле. Узган елда без трофейга ия булдык, ә бу юлы, узган җиңүнең очраклы гына булмаганын исбат итәсе килде. Үзебезнең иң көчле икәнлегебезне дәлиллисе килде, - дип дәвам итте волейболчы.

Себерлеләрнең баш тренеры Владимир Гудима шулай ук яшьләр лигасы Кубогының финалыннан канәгать калган.

Барысы да югары дәрәҗәдә иде. Кызганыч, шәһәрне карый алмадык. Ял көнне узган күнегүләр аркасында экскурсияне корбан итәргә туры килде, - дип сөйләде тренер.

Яшьләр лигасының башкарма директоры Михаил Чернышев сүзләре буенча, Казан  Кубокның финал этапларын кабул итәчәк шәһәрләргә бик зур һәм дәрәҗәле урнәк күрсәтте.

Турнир  “биш”ле билгесенә оештырылган иде. Моңа сәбәп булган һәм хезмәттәшлек иткән һәркемгә рәхмәт әйтәсе килә. Барлык кирәкле  шартлар да тудырылган иде. Безнең яшьләребезнең Универсиада катнашучылары яшәячәк бинада торулары гына да үзе зур дәрәҗә, - диде Чернышев. – Казан күрсәткән дәрәҗәне  башка шәһәрләргә үрнәк итеп алырга туры киләчәк. Зур рәхмәт!

Шулай ук ул яшьләр лигасының  барлыкка килүе үзен тулысынча аклаганын әйтеп узды.

Проект бик уңышлы эшләп килә, һәм без моңа бик шатбыз. Яшьләр бу яшьтә бик мөһим булган тәҗрибә туплый,  - диде белгеч. – Билгеле бер күрсәткечләр дә бар, уенчылар яшь җыелма командаларда күренә башлады. Алга китеш күренә.

Олег Брызгалов да финалга нәтиҗәләр  ясап, турнир Универсиаданы оештыручыларга сезонның төп стартына яхшырак әзерләнер өчен ярдәм итәчәк дип, белдерде.

Без Бөтенроссия волейбол федерациясенә, безгә ярдәм күрсәткәннәре өчен бик рәхмәтлебез. Ике файдалы чараны бергә кушу фикере барлыкка килде – Универсиаданың сынау  ярышларын һәм Яшьләр лигасы Кубогының финалын. Яшермим, безнең җитешмәгән якларыбыз да  ачылды, - диде Брызгалов. – Командаларның уеныннан бары тик яхшы кичерешләр генә калды, ләкин матчларның күп санлы тамашачы белән узуларын теләр идем.   Без Универсиаданы сыйфатлы үткәрү өчен  нәрсә эшләргә кирәклеген аңладык. Көннәр бик файдалы узды.

Исегезгә төшерәбез, 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиада  уеннарында илебез данын яклаячак Россия волейбол җыелмасы составына олимпия чемпионнары Дмитрий Ильин һәм Алексей Обмочаев керде. 6-15 июль көннәрендә танылган һәм өметле волейболчыларыбызның уеннарын үз  күзләребез белән күрү һәм Россия җыелма командасы өчен җан ату мөмкинлеге булачак. Билетларны шәһәр кассаларында һәм Уеннарның Рәсми билет операторы КАССИР.РУ www.kassir-kazan2013.ru сайтыннан ала аласыз. 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты

3ajsojdtlx
В Казани подвели итоги Кубка молодежной лиги по волейболу