2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Надежда Бажина: Казандагы кебек стадионнарны Россиядә башка җирдә күргәнем юк!

Суга сикерү буенча Гран-При ярышларының Казан этабы җиңүчесе Надежда Бажина өч метрлы трамплиннан суга сикерүдә чыгышы турында сөйләде.

Big_kru_7675

– Киләсе планнарда Европа чемпионатымы?

– Әлегә әйтә алмыйм. Баш тренер ничек әйтер бит.

– Әмма җиңү сезгә бу мөмкинлекне бирә һәм чемодан җыярга буладыр инде. Ике кытай кызы бер-бер артлы алга чыкты, әмма соңгы сикерүдән соң сез беренче урынны яуладыгыз. Сезнең бу хакта фикерләрегез?

– (Көлә) Мин бик бәхетле һәм бик шат. Олимпиададан соң шундый чак булып алды, берни дә барып чыкмый иде. Әелег ярышлардан соң бу период үтте, дип өметләнәм.

– Ярышлар ничек үтте, тәэсирләрегез ничек, нинди авырлыклар булды – шул хакта сөйләгез әле.

– Ярышлар кызыклы үтте, мин көчләремне сынап карый алдым. Авырлыклар, әлбәттә, булды, әмма мин аларны уңышлы уза алдым, дип уйлыйм.

– Иң көчле көндәшләрегез кемнәр иде? Ярышлар вакытында арттан ук килүчеләр булдымы?

– Төп көндәшләребез – Кытай спортчылары. Бер-беребез белән узыша-узыша бардык. Соңгы сикерү нәтиҗәсендә мин көчлерәк булып чыктым. Моңа бик шатмын.

– Яңа стадионнан алган тәэсирләрегез белән уртаклашырбызмы икән? Сезнең фикерегезчә, барысы да уңайлы эшләнелгәнме, җитешсезлекләр бармы?

– Бик яхшы комплекс. Россиядә мондый стадионнарны күргәнем булмады. Барысы да искиткеч, чиста, якты, ягъни сикерергә рәхәт, снарядлар бик яхшы. Сикерүеңнән ләззәт аласың.

– Спортчыларга бар да җитәме соң?                                                                          

– Миңа бар да җитте. Бик шат күңелле кешеләр, теләсә кайсы мизгелдә теләсә кайсы мәсьәләне хәл итәргә әзерләр. Миңа бу бик яхшы тәэсир ясады.

 

Суга сикерү буенча Гран-при ярышларының Казан этабының икенче көнендә Сергей Назин ун метрлы вышкадан сикерүдә, кытай спортчысыннан гына калышып, көмеш медаль яулады. Спортчы әйтүенчә, беренче ике сикерүе барып чыкмаган.

– Беренче сорау: үз сикерүеңнән соң көндәшләреңнең чыгышларын карап утыру авыр булмадымы?

– Аларның сикерүләрен бөтенләй күзәтмим, үз чыгышларымнан гына чыгып эшләргә тырышам. Калганнар ничек булдыра ала – шулай сикерсен. Минем тренер куйган бурычым бар, аны үтәргә кирәк.

– Беренче ике сикерүең карьераңда иң уңышлылары булмагандыр...

– Россия чемпионатында балларым күбрәк иде, чөнки беренче ике сикерүем уңышлырак булды. Нигә икәнен әйтә алмыйм, әмма аннан соң кул төшермәдем һәм барыбер медаль яуладым.

– Икенче урын. Башта бишенче идең. Нәтиҗәң канәгатьләндерерлекме, әллә беренче урын булмавы җәлме?

– Безнең спорт төрендә алты сикерү дә төз булырга тиеш. Бүген алай булмады, шуңа күрә алтын медаль юк. Җиңәр өчен алтысыннан алтысын да җиңәргә кирәк.

– Бишенче сикерүең иң яхшысы иде, синең төп сикерүеңме?

– Программам шундый, бу иң югары коэффициентлы сикерү. Мәсәлән, соңгы ике сикерү нәтиҗәсендә мин полфуиналдан финалга уза алдым.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты