2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Захаров һәм Кузнецов Гран-Приның Казан этабында алтын медаль яулады

Россия спортчылары өч метрлы трамплиннан синхрон сикерүдә җиңү яулады

Суга сикерүчеләр дуэты Илья Захаров — Евгений Кузнецов 2013 елгы суга сикерү буенча XIX FINA Гран-при сериясе ярышларында өч метрлы трамплиннан синхрон сикерүдә беренче урын алдылар. Судьялар Россия спортчылары башкарган сикерүләрнең катлаулыгын һәм синхрон башкарылуын югары бәяләде, нәтиҗәдә алар 450 дән артык балл туплады. Әлеге дуэт өченче сикерүдән соң алга чыкты, шуннан соң Кытай сикерүчеләреннән өстенлекләрен арттыра гына бардылар.

Ир-атлар, 3 м лы трамплин. Синхрон сикерү

1. Илья Захаров/Евгений Кузнецов (Россия) — 450,81

2. Си Шей/Чен (Кытай) — 431,40

3. Юрий Кунаков/Сергей Назин (Россия) — 406,08

— Барысы да яхшы узды. Күптән инде 450 балл җыйганыбыз юк иде. Бу шактый зур сумма. Мондый нәтиҗә белән кытайларны җиңеп була, бу хәтле балл җыюыбыз белән канәгатьбез. Тик әле тагын да яхшырак була ала. Эшләрбез, — дип әйтте журналистларга Илья Захаров, турнирны оештыручыларга рәхмәт белдергәннән соң.

— Бу турнирдан алган хис-кичерешләрем бик әйбәт. Универсиадага һичшиксез киләчәкбез, — дип өстәде спортчы.

Хатын-кызлар арасында ун метрлы каланчадан сикерүдә Төньяк Корея спортчылары җиңү яулады. Россия дуэтлары икенче һәм өченче урыннарны алдылар.

Хатын-кызлар, 10 м лы вышка. Синхрон сикерү

1. Ким Джин Ок/Чоу Юн Йонг (КХДР) — 315,30

2. Елена Ридель/Ольга Винтоняк (Россия) — 286,14

3. Дарья Говор/Мария Полуянова (Россия) — 246,00

2013 елгы суга сикерү буенча XIX FINA Гран-при сериясе ярышлары җәйге Универсиада алдыннан сынау ярышлары булып тора. Ярышлар Су спорт төрләре сараенда уза.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты