2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Казанда суга сикерү буенча XIX FINA гран-при сериясе ярышлары тәмамланды

2013 елгы Универсиада башкаласында Россия спортчылары өч алтын медаль яулады.

Су спорт төрләре сараенда суга сикерү буенча XIX FINA гран-при сериясе ярышлары тәмамланды. Турнирның йомгаклау көнендә дүрт дисциплина буенча медальләр уйнатылды. Өч метрлы трамплиннан синхрон сикерү буенча бәйгедә Илья Захаров һәм Евгений Кузнецов дуэты алтын алды, ә хатын-кызларда 10 метрлы каланчадан сикерүдә Россия вәкилләре көмеш һәм бронза медальгә лаек булды

Көннең икенче яртысында ир-атлар арасында каланчадан сикерү һәм хатын-кызлар арасында өч метрлы трамплиннан сикерү буенча ярышлар узды. Россия хатын-кызлары Ван Хао һәм Ван Синьгә лаеклы көндәш була алмадылар һәм көмеш һәм бронза медаль белән канәгатьләнделәр.

Хатын-кызлар, 3 м лы трамплин. Синхрон сикерү

1. Ван Хао/Ван Синь (Кытай) — 313,60

2. Ольга Кулемина/Елена Черных (Россия) — 291,87

3. Диана Чаплиева/Дарья Говор (Россия) — 286,80

Ир-атларның ун метрлы каланчадагы чыгышлары аеруча киеренке характерда барды. Соңгы сикерү алдыннан Россия дуэты Роман Измайлов һәм Сергей Назин алга чыкты. Алар алтынчы омтылышны искиткеч яхшы башкардылар, тик Кытай егетләре Ву Цзюнь һәм Чжоу Люсинь дә үз тамашачыларының кәефен төшермәде. Алтынчы сикерү өчен алар 97 баллдан да артык алдылар һәм беренче урынны яуладылар

Ир-атлар, 10 м лы каланча. Синхрон сикерү

1. Ву Цзюнь/Чжоу Люсинь (Кытай) — 466,59

2. Роман Измайлов/Сергей Назин (Россия) — 450,45

3. Алексей Жевак/Игорь Малин (Россия) — 417,66

Россиянең баш тренеры Олег Зайцев турнирга йомгак ясады.

“Казандагы турнир искиткеч шәп оештырылган. Оештыру гаҗәеп дәрәҗәдә! Мин үз тормышымда күпне күрдем, күпне кичтем, ләкин Гран-Приның Казан этабын беренче урынга куяр идем”, — дип мактады оештыручыларны Зайцев.

Суга сикерү буенча XIX FINA Гран-при сериясе ярышлары Казанда 29 майдан 31 майга кадәр барды.

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты

Jbr8tn5hd9
Гран-при FINA по прыжкам в воду завершился в Казани


Dsh8enwnin
Гран-при FINA по прыжкам в воду завершился в Казани