2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Рамзан Расулов — 94 кг га кадәр үлчәмдә авыр атлетика буенча Россия чемпионы

Казандагы «Ак бүре» универсаль спорт комплексында авыр атлетика буенча ил беренчелеге бара.

Big_img_6914

Мәскәү һәм Дагстан өчен чыгыш ясаучы Рамазан Расулов авыр атлетика буенча Россия чемпионатында 94 кг га кадәр авырлык категориясендә җиңү яулады. Ыргылып күтәрү һәм этеп күтәрү күнегүләре суммасында ул 395 кг җыйды. Свердловск өлкәсе һәм Ханты-Манси автономияле округы өчен чыгыш ясаучы Егор Климонов 385 кг лык нәтиҗә белән көмеш медаль алды. Мәскәүдән Евгений Коломиец өченче булды.

Big_img_5463

Авыр атлетика. Россия чемпионаты

Казан, 1 июнь

1. Рамазан Расулов (Дагстан — Мәскәү) — ике төрле күтәрүдә 395 кг (ыргылып күтәрүдә 180 кг + этеп күтәрүдә 215 кг).
2. Егор Климонов (Свердловск өлк. — ХМАО) — 385 (170+215).
3. Евгений Коломиец (Мәскәү) — 385 (176+209).
4. Артем Леонидов (Санкт-Петербург) — 384 (176+208).
5. Аслан Бидеев (Мәскәү — КБР) — 382 (170+212).
6. Давид Библ (Санкт-Петербург) — 380 (176+204).
7. Максим Муллахметов (Кемерово өлк. — Ставрополь крае) — 370 (163+207).
8. Хусен Барахоев (Мәскәү) — 370 (170+200).
9. Мухамат Созаев (Мәскәү — КБР) — 365 (165+200).
10. Артем Ярышев (Чиләбе өлк.) — 350 (155+195)
11. Махмуд Ульбашев (Мәскәү) — 335 (150+185).
12. Денис Тимонович (Краснодар крае) — 315 (145+170).

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты