2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Штангачы Мартин Сабанчиев 105 кг га кадәр үлчәмдә Россия чемпионатында җиңде

2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада башкаласында авыр атлетика буенча Россия беренчелеге бара.

Big_img_3367

Мартин Сабанчиев 105 кг га кадәр авырлык категориясендә авыр атлетика буенча Россия чемпионы булды. Ике төрле күтәрү суммасында ул 405 кг туплады, шул рәвешле Александр Чепиков (404) белән Дмитрий Клоковны (401) артта калдырды.

Авыр атлетика. Россия чемпионаты

Казан, 1 июнь

Ир-атлар. 105 кг

1. Мартин Сабанчиев (Мәскәү — Кабардино-Балкария) — ике төрле күтәрүдә 405 кг (ыргылып күтәрүдә 185 кг + этеп күтәрүдә 220 кг).

 2. Александр Чепиков (Брянск өлк.) — 404 (188+216).

 3. Дмитрий Клоков (Башкортстан — Мәскәү) — 401 (186+215).

 4. Николай Васильев (Мәскәү) — 400 (185+215).

 5. Геннадий Муратов (Мәскәү — Татарстан) — 395 (180+215).

 6. Юрий Селютин (Кемерово өлк.) — 394 (184+210).

 7. Тимур Наниев (ХМАО — РСО) — 390 (180+210).

 8. Андрей Деманов (Мәскәү — Татарстан) — 385 (175+210).

 9. Артур Мугурдумов (Мәскәү — Приморский крае) — 370 (165+205).

 10. Адам Азиев (Дагстан) — 360 (170+190).

 11. Ислам Кураев (Чечня) — 360 (160+200).

Авыр атлетика буенча Россия чемпионаты Казандагы “Ак Бүре” универсаль спорт комплексында бара, ул 2 июньдә төгәлләнәчәк.

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты