2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Казанда бадминтон буенча Татарстан беренчелеге финалы старт алды

Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың сынау ярышларының чираттагысына старт бирелде. 2 июньдә Уеннарның мөһим объектларыннан берсе булган Теннис академиясендә бадминтон буенча Татарстан Республикасы беренчелеге традицион финал бәйгеләренең беренче раунды узды.

Big_dsc_9774

“Турнирда республиканың 23 төбәгеннән 245 кеше катнаша”, — дип хәбәр итте Татарстан Республикасы бадминтон федерациясе президенты Юрий Чаплыгин www.kazan2013.ru порталына. — “Алексеевский һәм Саба районнары спортчылары лидер булып санала. Бу төбәкләрдә бадминтон бик үсеш кичерә. Ул мәктәп программасына кертелгән, һәм малайлар һәм кызлар балалар бакчасыннан ук уйный башлыйлар. Шуңа күрә бик өметле яшьләр үсеп килә.Тагын бер бик зур плюс — бадминтон белән бала саны аз булган торак пунктларда, авылларда да шөгыльләнеп була. Шуңа күрә киләчәктәге ярышларда Татарстан данын яклаячак уенчылар саны арта бара”. 

Big_dsc_9754

Шуны да искәртеп үтик, бу финалда — алты лигадагы сайлап алу ярышларында җиңгән һәм призлы урыннар яулаган спортчылар катнаша. Әлеге сайлап алу ярышлары бадминтон үсеш алган төп үзәкләрдә узган иде.

Big_bm021745

Бу беренчелектә җиңү өчен көрәшүче, Алексеевский районы вәкиле Виталий Белянин ярышлардан бик канәгать. Яшь спортчы үзенең яраткан спорт төрен югары көндәшлек, ярыш рухы ягыннан гына кызык дип түгел, ә сәламәтлек өчен дә файдалы дип саный. “Мин бадминтон белән инде 3 ел шөгыльләнәм. Бу спорт төре ярдәмендә күз күремен, җитезлекне, өлгерлекне арттырасың”

Бу беренчелектә катнашучыларның күбесе XXVII Бөтендөнья студентлар Уеннарындагы бадминтон буенча ярышларда республика өчен чыгыш ясаячак. Исемлек әле ахыргача расланып бетмәгән, тик Универсиадада Татарстан данын яклаячак төп өч кандидатның исеме билгеле инде. Болар — Павел Фомин, Ромина Габдуллина  һәм Виктория Воробьева. “Универсиадага әзерлек кысаларында берничә халыкара турнир, җыеннар узды, аларда егет-кызларыбыз яхшы нәтиҗәләр күрсәтте: Швециядә студентлар арасында Европа чемпионатында өченче урын алдылар, шул ук Швециядә студентлар арасында индивидуаль турнирда безнең вәкилләр ике икенче урынны яуладылар”, — дип сөйләде Татарстан Республикасының бадминтон буенча баш тренеры Андрей Воробьев.

Кандидатлар үзләре исә ахыр карарны көтәләр. Чөнки дөньякүләм масштабтагы мондый ярышта республика данын яклау зур дәрәҗә бит ул. “Без Универсиаданы инде беренче ел гына көтмибез. Бар шәһәр әзерләнә. Спортчылар исә бу чарага аеруча тырышып әзерләнәләр. Без тренировкалар уздырабыз, җыеннарга, ярышларга йөрибез, тырышабыз. Уңай хис-тойгылар гына көтәбез”, — дип фикерләре белән уртаклашты Павел Фомин www.kazan2013.ru порталына.

Татарстан Республикасы беренчелеге финалы 4 июньдә тәмамлана. Искә төшереп үтик, бадминтон беренчелеге шәхси, парлы һәм катнаш категорияләрдә, яшь буенча дүрт төркемдә барачак.

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты

Jpmbsenvs7
Старт Финала первенства Республики Татарстан по бадминтону