2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Казанда бадминтон буенча Татарстан Республикасы беренчелеге финалы дәвам итә

Казанның Теннис академиясендә бадминтон буенча Татарстан Республикасы беренчелеге финалы дәвам итә, ул 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерлек уңаеннан сынау чарасы буларак уздырыла.

2 июньдә старт алган турнирда республиканың 23 районыннан 245 кеше катнаша. Ярышлар дүрт яшь төркемендә ялгыз, парлы һәм катнаш категориядә бара.  Универсиада объектында узучы Республика беренчелеге финалында бадминтонны үстерү терәк үзәкләрендә узган сайлап алу ярышлары җиңүчеләре һәм призерлары уйный.

Турнирның беренче көн нәтиҗәләре буенча иң яхшылар дип Казан, Алексеевск һәм Зәй районнары спортчылары табылды.Бүген бөтен категорияләрдә дә финалчылар билгеле булачак, ә бүләкләр 4 июньдә уйнатылачак.

- Әлегә барысы да бик яхшы бара, - ди ярышлар менеджеры Оксана Шкребтиенко. - Бүген ярымфинал очрашулары уздырабыз, ә иртәгә безенең финал һәм бүләкләү тантанасы. Бу Теннис академиясендә уза торган беренче генә ярыш түгел, биредә шартлар бик яхшы. Әлбәттә, Универсиадага кадәр эшләп бетерәсе урыннарны җиренә җиткерәчәкләр. Әлегә ияләнелгән ярышлар режимында эшлибез. 

Беренчелектә катнашучыларның кайберләре XXVII Бөтендөнья студентлар Уеннары көннәрендә бадминтон буенча ярышларында уйнаячак. Әлегә ул исемлек ахырынача расланмаган. Ләкин төп өч кандидатның исемнәре инде билгеле. Алар - Павел Фомин, Ромина Габдуллина һәм Виктория Воробьева.

Ярышларны теләге булган бар кеше дә карый ала. Керү бушлай. Ярышлар расписаниесе белән биредә танышырга була.  

Бадминтон Универсиадаларда беренче таркыр 2007 елда тәкъдим ителде (Бангкок). Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадада бадминтон 14 өстәмә спорт төренә кертелде.  

Исегезгә төшерәбез,  Универсиада кысаларында бадминтон буенча ярышлар Казанда 7 - 12 июльдә узачак. Билетларны «Кассир.ру» - Уеннарның рәсми билет операторы  сайты буенча алып була

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты