2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Казанда бадминтон буенча Татарстан Республикасы беренчелеге финалы тәмамланды

Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың сынау ярышларының чираттагысы тѳгәлләнде. Уеннарның мөһим объектларыннан берсе булган Теннис академиясендә бадминтон буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең традицион финал бәйгеләре узды. Ярышлар шәхси, парлы һәм катнаш категорияләрдә, яшь буенча дүрт төркемдә барды.

Big_bm023034

4 июньдә турнирның ябылуына багышланган матбугат конференциясе узды. Анда Татарстан Республикасы бадминтон федерациясе президенты Юрий Чаплыгин, ярышларның баш сәркатибе урынбасары, югары категорияле судья Михаил Полевщиков һәм Россия җыелма командасына Татарстан Республикасыннан кандидат Павел Фомин катнашты.

Big_bm023658

— Турнирда республиканың 23 төбәгеннән 245 кеше катнаша. Алексеевский һәм Саба районнары спортчылары лидер булып санала. Бу төбәкләрдә бадминтон бик үсеш кичерә. Ул мәктәп программасына кертелгән, һәм малайлар һәм кызлар балалар бакчасыннан ук уйный башлыйлар. Шуңа күрә бик өметле яшьләр үсеп килә.Тагын бер бик зур плюс — бадминтон белән бала саны аз булган торак пунктларда, авылларда да шөгыльләнеп була. Шуңа күрә киләчәктәге ярышларда Татарстан данын яклаячак уенчылар саны арта бара”. , — дип хәбәр итте Татарстан Республикасы бадминтон федерациясе президенты Юрий Чаплыгин.

Баш сәркатип урынбасары, югары категорияле судья Михаил Полевщиков Татарстанда бадминтонга шундый зур игътибар бирелүенә соклануын белдерде. Бу бит әлеге спорт тѳрен массаларга кертү генә түгел, ә шәһәр халкының сәламәтлеге турында кайгырту да.

Big_bm023870

— Бу, минем карашымча, Татарстан Республикасы Хѳкүмәте һәм ТР бадминтон федерациясенең дѳрес позициясе, — дип фикерләре белән уртаклашты Полевщиков. — Бадминтонны шулай массаларга кертү очрагын мин гомеремдә беренче тапкыр күрәм. Бу уникаль нәрсә. Әлеге искиткеч спорт тѳре буенча ярышларда Татарстанның 23 субъектыннан вәкилләр катнаша. Бу федерация һәм хѳкүмәтнең, һичшиксез, зур хезмәте.

2000 елдан соң туганнар арасында шәхси һәм парлы категориядә  җиңү яулаган Екатерина Краснова kazan 2013 порталына бу җиңүнең бер дә җиңел бирелмәвен белдерде. Кѳндәшләр лаеклы һәм бик кѳчле булып чыккан. 

— Анжелика Плотниковага каршы бергә-бер уйнау бик кыен булды. Бѳтенроссия турнирларында аның белән уйнаганым бар иде инде, чемпионатларда да очрашкаладык. Бик кѳчле кѳндәш ул. Уен бик авыр барды, нибары 2 очколык аерма булды. Саба районына каршы парлы уен да, микстта да шулай ук. Уеннар алдыннан бик дулкынландым, тик бәхеткә, барысы да уңышлы килеп чыкты.

Искә тѳшереп китик, XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада кысаларында бадминтон буенча бәйгеләр Казанда 7 июльдән 12 июльгә кадәр барачак. Ярышларга билетларны Уеннарның рәсми билет операторы «Кассир.ру» компаниясе сайтында сатып алырга була

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты

3unnhyxkoz
Завершился финал первенства Татарстана по бадминтону