2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Идел буе федераль округы вузлары арасындагы футбол ярышларында КИИТУ-КАИ җиңде

2013 елгы XXVII Бѳтендѳнья җәйге Универсиада башкаласында футбол турниры тәмамланды. Анда Самара, Саранск, Оренбург, Түбән Новгород, Пенза, Казан һәм Ижевсктан сигез команда катнашты.

Big_egor0679

КИИТУ-КАИ студентларыннан оештырылган Казан командасы Идел буе федераль округы вузлары арасында футбол буенча Бөтенроссия ярышларында җиңүче булды. Финал матчта алар Мордовия дәүләт педагогика институты коллективын 4:1 исәбе белән отты.

Түбән Новгород дәүләт педагогика университетын җиңеп, Ижевск дәүләт техник университеты турнирда өченче урын алды.

Удмурт дәүләт университеты һәм Пенза дәүләт архитектура һәм төзелеш университеты студентлары турнирны бишенче һәм җиденче урында төгәлләде.

Вузлар арасында Бөтенроссия футбол ярышлары “Олимп” һәм “Хезмәт резервлары” стадионнарында барды.

Big_egor1181

Студентлар арасында Бөтенроссия футбол ярышлары

Идел буе зонасы

Казан, 11 июнь

Финал

КНИТУ-КАИ (Казан) - МДПИ (Саранск) - 4:1 (1:0)

3 нче урын өчен матч

ИжДТУ (Ижевск) - ТНДПУ (Түбән Новгород) - 2:2 (2:1), 5:4 -  пенальти буенча

5 нче урын өчен матч

ИбДСГА (Самара) - УдДУ (Ижевск) - 2:3 (0:1)

7 нче урын өчен матч

ОДУ (Оренбург) - ПДАТУ (Пенза) - 2:5 (0:5)

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты