2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Олег Матыцин: "Казан һәм Россия тарафыннан бирелгән старт бик югары"

"Казанда үтәчәк җәйге Универсиадада Россия җыелма командасы гомуми командалар арасында беренчелеккә дәгъва итә ала",- дип белдерде Халыкара студентлар спорты федерациясенең беренче вице-президенты, Россиядә студентлар спорты берлеге президенты Олег Матыцин.

Мәгълүм булганча, Уеннар тарихына 6 июльдән 17 июльгә чаклы Казанда узачак Универсиада  иң зур масштаблысы буларак кереп калачак дип фараз ителә. Анда 27 спорт төрендә 351 комплект медаль уйнатылачак. Барлыгы 162 ил катнаша. 

«Беренче урын алырга бөтен мөмкинлекләребез дә бар, безгә шундый максат куелды һәм аны акларбыз дип ышанам», - диде Олег Матыцин. Шулай ук  Россия студентлар спорты президенты Казан Универсиадасының бердәнбер булуын ассызыклады. 

«Казан һәм Россия тарафыннан бирелгән старт бик югары. Халыкара олимпия комитеты игътибарын бу чаклы җәлеп иткән Универсиаданың булганы юк иде әле. Хөкүмәт җитәкчебезнең дә Универсиаданы милли проект буларак игътибар үзәгендә тотуын һәм тарихта булмаган вакыйгага әверелдерүен Халыкара студентлар спорты федерациясе студентлар спорты үсешенең яңа этабы дип бәяли. Әлеге Универсиаданың тагын бер үзенчәлеге аның ачык проект булуы», - дип өстәде Олег Матыцин.

Исегезгә төшереп узабыз, Олег Матыцинның чыгышы 26 июнь көнне РИА Новостиның матбугат үзәгендә узган телекүпер кысаларында яңгыраган иде. 

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты