2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Универсиадада бадминтон буенча команда ярышлары башланды

XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннары ярышларының беренче көнендә бадминтон буенча команда зачеты турниры старт алды.

Бадминтон буенча ярышлар 5 нче июльдән 11 нче июльгә кадәр Теннис академиясендә узачак. 5-7 июль көннәрендә команда ярышлары, ә 9-11 июль көннәрендә  – шәхси ярышлар.

Турнирда 40 ил спортчысы катнаша. Барлыгы алты медаль комплекты уйнатылачак. 5 нче июльдә беренче, икенче, өченче раундлы  команда ярышлары узачак.

Бадминтон буенча төп фаворитлар итеп Кытай һәм Корея санала. Моннан тыш, аерым дисциплиналарда Россия спортчылары да дәгъва итәчәк.  Команданың баш тренеры Клавдия Майорова  ир-атлар арасында   бадминтон парлары һәм катнаш разрядлылар медаль алырлар дигән өметтә тора.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты