2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Универсиаданың бадминтон буенча ярышларына BWF президенты киләчәк

Халыкара бадминтон федерациясе (BWF) президенты Пол-Эрик Хойер Казанда узучы Универсиадада бадминтон ярышларын карага киләчәк, дип хәбәр итте “Теннис академиясе”ендә узган матбугат конференциясендә Россиянең бадминтон буенча Милли федерациясе советы (НФБР) рәисе Андрей Антропов.

BWF президенты ярышларны карап кына калмаячак, шулай ук 2014 елда Казанда  узачак Европа чемпионаты алдыннан  корылмаларны тикшереп бәялиячәк. Шулай итеп, Универсиада берүк вакытта Европа бәйгесе алдыннан генераль репитиция дә булачак һәм BWFның ныклы игътибары астында үтәчәк. “Әлбәттә, әлеге ярышның әһәмияте Универсиада уңаеннан гына түгел, шулай ук мондый зур ярышның беренче тапкыр Россиядә, аеруча Казанда башлангыч алуы белән дә мөһим. Чөнки апрель аенда бездә шулай ук Европа беренчелеге дә старт алачак. Иртәгә Халыкара бадминтон федерациясе президентының килүе безнең өчен бик тә мөһим”, - диде Антропов.

Европа бадминтон федерациясе генераль секретаре Брайан Агербак  һәм Универсиадада бадминтон буенча ярышларга әзерлек өчен җаваплы булган  Халыкара студентлар спорты федерациясе техник контролеры Роджер Йохансон бүгенге көндә Казанда инде. “Безнең өчен әлеге ярышларны әйбәт һәм дөрес итеп үткәрү бик тә мөһим, ул безгә хаталарны аңларга һәм киләчәктә ярышларны югары дәрәҗәдә үткәрергә ярдәм итәчәк”, - дип өстәде Антропов. Универсиадада  бадминтон буенча ярышлар 5еннән алып 11 июльгә үтәчәк. Бу төр буенча барлыгы 8 комплект бүләк уйнатылачак.

  

«Р-Спорт», 14 июль 2013 ел